Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Марат Әхмәтов: “Башкарган эшләрегез–хәйран күп“

Республика Премьер-министры урынбасары-Марат Әхмәтов: "Башкарган эшләрегез-хәйран күп"выл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, вертолетта басуларның торышын, кыр эшләренең оештырылышын карап әйләнгәндә, "АПК "Азык-төлек корпорациясе"нең Мамадыш шәһәре янәшәсендәге күпьеллык басуында да тукталыш ясады һәм җитәкчеләр, авыл җирлекләре башлыклары, фермерлар белән очрашты. -Мамадыш районында терлек азыгы хәзерләү бик яхшы оешкан. Күп җирдә...

Республика Премьер-министры урынбасары-Марат Әхмәтов: "Башкарган эшләрегез-хәйран күп"выл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, вертолетта басуларның торышын, кыр эшләренең оештырылышын карап әйләнгәндә, "АПК "Азык-төлек корпорациясе"нең Мамадыш шәһәре янәшәсендәге күпьеллык басуында да тукталыш ясады һәм җитәкчеләр, авыл җирлекләре башлыклары, фермерлар белән очрашты.

-Мамадыш районында терлек азыгы хәзерләү бик яхшы оешкан. Күп җирдә бердәм төстә нәтиҗәле эшлиләр. Зур мәйданнарда терлек азыклары чәчелгән. Торышлары яхшы. Районда якын көннәрдә күпьеллыкларның беренче катын чабу төгәлләнәчәк. Районның икмәкле һәм терлек азыклы булырга хакы бар. Бик күп хезмәт башкарылган. Мамадышта икмәк бер кайчан да җиңел бирелмәде. Туфракның уңдырышлылыгы да, бонитеты да түбән. Игеннәрне яфрактан тукландыруны, чүп үләннәргә каршы эшкәртүне дәвам итәргә кирәк, - диде Марат Готович.

Мамадыш районы бер баш шартлы терлеккә азык хәзерләү буенча республикада лидерлар арасында бара. Печән хәзерләү һәм сенаж салу буенча планлаштырылган күрсәткечләр яртылаш диярлек үтәлгән инде. Чүп әләннәргә, корткыч бөҗәкләргә һәм авыруларга каршы эшкәртү бүген дә дәвам итә. Барлык бөртекле культуралар чәчүлекләренең өчтән икесендә яфрактан тукландыру да үткәрелгән. Бу ысул үсемлекләргә бүгенгедәй эссе һава шартларын һәм туфракта дым җитмәүне җиңелрәк кичерергә ярдәм итә.

Марат Готович җитәкчеләрне министрлыкта шәхси хуҗалыкларга дүрт-биш сыер асрарлык гаилә фермалары оештыруда ярдәм итәчәк яңа программа эшләнүен дә җиткерде. Мондый программа эшләүнең инициаторы муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов булуын да әйтеп китте ул. Җәй көне сөтне кабул итү бәяләренең арзанаюын истә тотып, савым сыерлар тотучы шәхси хуҗалыкларга күрсәтеләчәк ярдәмнең быел арттырылу ихтималын да искәртте. Фермерлар, хуҗалыклар өчен гамәлдә булган программаларны да искә төшереп узды.

-Былтыр, министрлык программасына кереп, үзебезнең ярдәмче хуҗалыктагы сыерлар абзарына ремонт ясадык. Бик яхшы килеп чыкты. Рәхмәт сезгә,-диде "Усалиагрохимсервис" җәмгыяте директоры Рашат Фазылов.

Быел да районыбыздан республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек программаларында катнашучылар бар. Шәхси хуҗалыклардан да гаилә сыер фермалары оештыруга ике йөздән артык заявка җибәрелгән. Табигать кенә игенчене яңадан кызу көннәре белән сыный башлады.

Марат Готович Марат Юнысовка һәм башка фермерларга "Вамин" карамагында булган, ташланып җимерелә башлаган фермаларны тизрәк алып аларда терлекчелек белән шөгыльләнә башларга ярдәм итәчәген җиткерде.

Бездән ул сәфәрен башка районнарга дәвам итте.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев