Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышыбызның асыл кызы

“Нократ“ газетасына язылу чорында үзләреннән өлеш кертеп, башкаларны да сөендергән һәм шуның белән безнең дә тиражыбызны сакларга ярдәм иткән Гөлгенә Гайнановага рәхмәт әйтәбез.

Мамадыш шәһәренең Домолазов урамындагы 18нче санлы йорт бөтен Россиягә танылды. 33 фатирлы йортта яшәүчеләрнең файдалы эш-гамәлләре, шәһәребезне төзекләндерүгә керткән өлешләре белән. Бу танылуның башында тиктормас, энергияле, инициативалы Гөлгенә Гайнанова тора. Ул бу йорт советы рәисе вазыйфаларын башкара. Моннан тыш ул әлеге йорттагы 15 фатирда яшәүчеләрнең район газетасына язылуларын да оештырды. Мамадышыбызның асыл кызы, күмәк эшләрдә ярдәм кулы сузып, һәрчак теләктәшлек белдереп яшәүче, милли җанлы  Гөлгенә Гайнанова газетабызның да ныклы терәге. Аңа кайчан гына мөрәҗәгать итсәк тә, ул безне ярты сүздән аңлый. 

Җәй көне бу йорт яны шау-чәчәккә күмелеп утыра. Мамадыштагы барлык күпкатлы йортларда да мондый бердәмлекне, оешканлыкны очратып булмый. Гөлгенәнең шәһәрдәге барлык күпкатлы йортлар арасында ишегалларын тәртиптә тоту буенча махсус конкурс үткәреп, аларны тиешенчә кызыксындырсаң, мамадышлылар арасында үзләре яши торган мохиткә карашлары уңай якка үзгәрер иде, дигән фикерләре белән тулысынча килешәм. 

Хөрмәтле иганәчеләребез, мөмкин кадәр безгә ярдәм итә алган дусларыбыз, киләчәктә эшләрегез гел алга барсын, сәламәтлек, күңел көрлеге сезне беркайчан да ташламасын. Игелекле гамәлләрегез белән шулай сөенедереп яшәгез. Һәрчак бергә булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев