Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыштагы чүп контейнерлары ныклы күзәтү астына алыначак

“Мамадыш ТКХ“ ҖЧҖ директоры Рәис Гатиятуллин әйтүенчә, ул җитәкләгән оешма ел башыннан 20 миллион сумлык эш башкарган.

Бирегә хезмәт хаклары түләү дә, урамнарны кардан чистарту да, контейнерларны төзекләндерү (55 контейнер), аларның мәйданчыкларын ремонтлау, шәһәр эчендәге юлларның чокырларына пломба салу да (1078 кв.метр) керә. Яз көне коммуналчылар 20 мең төп чәчәк үсентеләре (340 мең сумлык) утыртканнар.
Рәис Гатиятуллин тагын бер мәртәбә каты көнкүреш калдыклары контейнеры янәшәләренә төзелеш калдыклары, агач ботаклары ташлау проблемасына тукталды. Анатолий Иванов әйтүенчә, һәр урамга район хакимиятеннән җаваплы затлар беркетелгән. Алар яки вазыйфаи оешмалар тарафыннан мондый фактлар искәртелсә, кагыйдә бозучыларны зур штрафлар көтә.

Фото автора 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев