Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышта виртуаль кырыгалдарлар аза

Хәзер күбесенчә виртуаль дөньяда эш иткән шомафиларның акыллылыкларына, белемлелекләренә, осталыкларына, замана белән бер аяктан атлауларына шаккатарлык! Ә ничек аларның корбаны булмаска? Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш бүлеге начальнигы урынбасары – тикшерү бүлеге начальнигы, юстиция подполковнигы Анжелика Васильева белән чираттагы әңгәмәбез шул хакта.

 

 

  • Анжелика Сәлимҗановна, полиция бүлеге, матбугат чыганакларындагы хәбәрләрне укыгач, ирексездән шундый нәтиҗәгә киләсең: мошенниклар аза! Сездәге статистика нәрсә күрсәтә?

- Гыйбрәтле вакыйгалар турында һәрдаим сөйләп: “Уяу булыгыз!” дип, көн саен һәр җирдә кисәтеп торуга карамастан, андый фактлар бездә дә бар. Алданган кешеләр турында ишетүгә, булса да була икән беркатлы, ачык авызлы кешеләр, дип уйлап куясың. Яшерен – батырын түгел, кайчакта каравыл кычкырасы килә башлый. Соңгы елларда телефон мошенниклары аеруча актив эш итә, җиңел акча эшләүнең көн дә бер ысулын уйлап таба. Халыкны Пенсия фонды, банклар, кредит оешмалары исеменнән алдап сөйләшеп, акчаларын урлаучы караклар күбәйде. Мәсәлән, төрле сайтлар аша онлайн кредит рәсмиләштерү буенча бездә быел гына да ике вакыйга теркәлде. Схема мондыйрак: гариза язучылардан, паспорт мәгълүматларын, СНИЛС, телефон номерларын калдыруларын сорыйлар. Бер атна узгач, сезгә кредитны хупладылар, дип яңадан шалтыраталар да: “Гаризагызны тутыру, кредитны картагызга күчерү, иминиятләштерү өчен ике, яисә ун  мең сум  акча җибәрегез“,- дип искәртәләр. Акчаны алу белән, бөтенләй юкка чыгалар. Тагын ай саен кимендә ике - өч кеше безгә: “Картагыз блокировкаланган, акчагызны саклап калу өчен икенче счетка күрергә кирәк, дип, карта номерын, аның арт ягындагы өч урынлы санны сорадылар да, бөтен булган сумманы салдырдылар,“ – дип мөрәҗәгать итә. Кеше аферистлардан алданганын төшенгәндә, соң була шул инде. Исегездә тотыгыз: банкта сезнең бөтен шәхси мәгълүматларыгыз да бар. Алар аны сездән яңадан беркайчан да сорамаячаклар. Тагын Интернеттан файдаланучылардан логин һәм парольләрне урлап, аннары корбаннарының аккаунтыннан файдаланып, аның дуслары исеменнән әҗәткә акча сораулар еш кабатлана. Алар язышуны бернинди шик тумаслык итеп алып бара беләләр. Гадәти фразалар, смайликлар, кешенең исемен еш кабатлау һәм ахыр чиктә – үтенепләр акча сорау...

 - Оста юристлар, психологлар, шәһәр уртасында яхшы офислар арендалап, пенсионерларның пенсияләрен яңадан исәпләргә тәкъдим итеп, аларның кесәләрен чистарту эшенә керешкән, дип тә сөйлиләр.

- Әйе, беркөнне үзем дә “Беренче“ каналдан тапшыру карадым. Алдакчы юридик хезмәтләр күрсәтүче фирмалар, Пенсия фонды органнарында бушлай алырга мөмкин булган хезмәтләрне, кыйммәт бәядән мәҗбүриләп тагалар. Пенсионерларга шактый суммага пенсияләрен яңадан исәпләүгә гариза язарга тәкъдим итеп, ялгыш адымга этәрәләр. Әлеге хезмәт Пенсия фонды органнарында бөтенләй бушлай тәкъдим ителә. Моннан тыш, пенсия күләмен һәм кайбер түләүләрне сез РПФ сайтындагы “Гражданинның шәхси кабинеты”нда онлайн рәвештә тикшерә аласыз.

- Халыкка әйтер сүзләрегез, бирер киңәшләрегез нинди?

- Киңәшем:  билгесез кешеләргә үзегезнең персональ мәгълүматларны беркайчан да бирмәгез. Шулай килеп чыга икән, андыйларның таләбен үтәргә керешкәнче, үзегезнең якыннарыгыз, туганнарыгыз белән киңәшегез; телефон аша дарулар алган өчен ниндидер элеккеге чыгымнарны компенсацияләү, өстәмә түләүләр, пенсияне яңадан карау тәкъдим итәләр икән, ышанмагыз – бу кырыгалдарларның чираттагы тозагы гына. Аферистлар күзгә шундый итеп төтен җибәрә, ятьмәгә эләккәнеңне сизми дә каласың. Смс-хәбәрләр, шалтыратулар булганда, кабаланып эш итәргә ашыкмагыз. Бигрәк тә телефон аша банк карталары белән эш итүдән сак булыгыз. Таныш булмаган кешеләр соравы, таләбе, тәкъдименә карап, аларга акча күчерергә ашыкмагыз. Шуны онытмагыз: пароль, смс-кодларны хәтта банк хезмәткәрләренә дә әйтергә ярамый. Картагыз белән проблема килеп чыгуы хакында шалтыратып, яки смс аша хәбәр итәләр икән, туп-туры банкка барыгыз, яки картадагы телефон номеры аша андагы хезмәткәрләргә мөрәҗәгать итегез. Мондый хәлгә калмас өчен ТР Эчке эшләр министрлыгы кисәтүләренә колак салыгыз. Мошенниклар корбаны булгансыз икән, кичекмәстән 02, 112 телефоны аша шылтыратып, хәбәр итегез. Уяу булырга һәм алдакчылар ятьмәсенә эләкмәскә чакырабыз.

Әңгәмәдәш – Алсу Спиридонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев