Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышта урамнар яңа сулыш ала

Бу көннәрдә “Мамадыш ТКХ“ ҖЧҖ Юлчылар бистәсендә эшли иде. Бу алар тукталган беренче урын гына түгел. Дәуләт программасы нигезендә быел Мөхәммәтшин, Смирнов, Карьер, Максимов, Тукай һәм Текстиль урамнарына инде таш җәелгән. Алда бәхет Җиңү урамында торучыларга һәм Шәмәк авылы халкына елмаячак.

Бүгенге көндә 5600 метр юлның 1200 метрын гына түшисе калган. Калган өлешләр стандартларга туры китерелеп вак таш белән капланган.

Материалга килгәндә, ком баржа ярдәмендә Чаллыдан кайтарыла, вак таш Соколка авылында карьердан чыгарыла икән.

Дәуләт программасы нигезндә барган юл салу эшләре июнь аенда башланып киткән. Бүгенге көндә планга туры килеп баралар, артта калулар юк. Көннәр яхшы торса, эшләрне 18нче октябрьда тәмамларга уйлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нам бы ещё по улице К Гали дали улыбнутся ,улица подпитывает 4 перекрёстка и с каждом днём дорога все хуже и хуже

    2
    X