Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышта педагоглар өчен региональ семинар узды

Республикабызның Алабуга, Балтач, Мөслим, Кукмара, Әгерҗе, Балык-Бистәсе районнарыннан килгән мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре мөгаллимнәре шәһәребездәге 5нче санлы "Бәләкәч" балалар бакчасы эшчәнлеге белән таныштылар. Нәкъ менә әлеге коллектив региональ семинарны кабул итте. Бина буйлап экскурсия үткәрелгәннән соң, биредә тәрбияләнүчеләр кунакларны музыкаль композиция белән сәламли. Балалар чыгышы тәмамлангач, "Бәләкәч" учреждениясе мөдире Резеда...

Республикабызның Алабуга, Балтач, Мөслим, Кукмара, Әгерҗе, Балык-Бистәсе районнарыннан килгән мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре мөгаллимнәре шәһәребездәге 5нче санлы "Бәләкәч" балалар бакчасы эшчәнлеге белән таныштылар. Нәкъ менә әлеге коллектив региональ семинарны кабул итте. Бина буйлап экскурсия үткәрелгәннән соң, биредә тәрбияләнүчеләр кунакларны музыкаль композиция белән сәламли.

Балалар чыгышы тәмамлангач, "Бәләкәч" учреждениясе мөдире Резеда Закирова сүз алды. Аның искәртүенчә, дөнья гына түгел, ә аның белән бергә таләпләр дә үзгәрә.

-Бу үзгәрешләр һөнәри осталыкны арттыру өстендә даими эшләүне, даими эзләнүләрне таләп итә. Безнең коллектив заманча фикер йөртүчеләрдән торган зур бер команда. Бүген үз тәҗрибәбез белән уртаклашырга телибез. Заманча эш алымнары куллануда КФУның Алабуга институты белән тыгыз хезмәттәшлек алып бару да ярдәм итә,- диде Резеда Закирова.

Ул шулай ук соңгы араларда коллектив ирешкән уңышлар белән таныштырды. "Бәләкәч" балалар бакчасы ТРдагы иң яхшы 20 учреждение исемлегендә. Заманча техника сатып алу өчен 500 мең сумлык грант отканнар. Аңа планшетлар, электрон такта, психологик бушану почмагы, ком белән рәсемнәр төшерү җайланмасы алынган. Алар белән кунакларны да таныштырдылар.

Ә региональ семинар "Үсеш кичерүче предметлы-тәрбияләү мохите- бала үсешенә йогынты ясаучы фактор кебек" темасы астында үтә. Һәм бу очраклы гына түгел,- ди КФУның Алабуга институты доценты, педагогика фәннәре кандидаты Фәридә Газизова.

-Мамадыш районы бу юнәлештә иң актив эшләүче төбәк. Шуңа да алардагы эш тәҗрибәсен башкаларга да күрсәтү теләге туды. Бик файдалы очрашу дип исәплим. Бүгенге җиһан катлаулы, тиз үзгәрүчән. Шуның белән бәйле рәвештә мәгарифнең дә яңа шартларда яшәргә сәләтле кеше тәрбияләүдәге җаваплылыгы арта бара,- диде Фәридә Газизова.

Семинарда катнашучылар өчен "Һөнәрләр ярминкәсе" дип исемләнгән танып белү-уен эшчәнлеге, "Әкият иленә сәяхәт", "Балалар бакчасы-уңыш территориясе" проекты, һәм башка кызыклы, файдалы чыгышлар тәкъдим ителде.

Киңәшмәдә искәртүләренчә, хәзер безнең илдә дөнья мәгариф тирәлегенә керүгә юнәлтелгән яңа система урнаша бара. Бу эш тәрбия процессына сизелерлек үзгәрешләр кертә.Ул түбәндәгеләрдән гыйбарәт: белем эчтәлеге яңа күнекмәләр белән баетыла, мәгьлүмат белән эш итү сәләте үстерелә, белем бирү программалары индивидуальләштерелә, телекоммуникация чаралары киң тарала, һәм башкалар...

Мондый шартларда педагогларга да хәзерге заманның күптөрле инновацион технологияләренә, идеяләргә юнәлеш тотарга кирәк. Бүген яңа педагогик технологияләрен белү һәм аларны нәтиҗәле файдалану да сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев