Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышта “Җомга көн“ бәйгесе 2000 баланы җәлеп итте

Балалар һәм яшьләрнең рухи-әхлакый үсеше буенча район тарихында беренче тапкыр үткәрелгән “Возрождение – Яңарыш“ фестиваленең икенче этабы да уңышлы тәмамланды. Әйе, әлеге фестиваль, чыннан да, үсеп килүче буынны рухи яктан агарту, мөселман һәм христиан бәйрәмнәрен торгызу һәм саклау аша ватанпәрвәрлек һәм туган якка мәхәббәт хисләре уята.

“Җомга көн“ конкурсына 26нчы февральдә район мәдәният йортында бик зурлап һәм тантаналы төстә йомгак ясадылар. Кунаклар, алданрак килеп, балаларның фойега урнаштырылган рәсемнәре, кул эшләнмәләре күргәзмәсе белән таныштылар. Бәйгегә ике меңнән артык эш җибәрелгән булып чыкты. Аларның матурлыгын, зәвыгын, эчтәлеген каләм белән генә тасвирлап бетереп булмый, үз күзләрең белән күреп, тотып карарга кирәк иде. Бүгенге чараның тамашачылары – районыбызның күренекле имамнары, абыстайлары, укытучылар, тәрбиячеләр, җиңүче шәкертләрен кулларыннан җитәкләп алып килгән остазлар, ата-аналар... Масштаблы фестивальне башлап җибәргән муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов; проектның идея рухландыручылары – Изге Ксения Римляни һәм төзелеп килүче Троица храмнары настоятеле Олег Малышев һәм Мамадыш үзәк мәчетенең имам-хатыйбы Наил Вахитов, мөхтәсиб Илһам Миннегалиев; фестивальне әзерләү һәм үткәрү белән шөгыльләнгән район балалар һәм яшүсмерләр йорты директоры Артур Ефимов та, бер-бер артлы сүз алып, җиңүчеләрне тәбрикләделәр, аларга дипломнар һәм акчалата сертификатлар тапшырдылар. Мамадыш районы хатын-кызларының “Ак калфак“ оешмасы җитәкчесе Рузалия Ибраһимова да үзенең махсус бүләкләрен әзерләгән иде.

 

Якташыбыз, күренекле автор-башкаручы Ильяс Халиковның театральләштерелгән “Мәдрәсә - гыйлем чишмәсе“ дип аталган дини-концерты чараны тагын да ямьләндереп, иманнарыбызны куәтләп, күңелләргә рухи дәрт өстәде. Аның моңлы тавышын, тирән эчтәлекле җырларын, гыйбрәтле, мәгънәле клипларын халык бик яратып кабул итте. “Минбәр“ татар-дини театрына олы рәхмәтләрен җиткерде. Якташыбыз, Кече Кирмән авылының “Сандугач“ балалар уен кораллары ансамбле җитәкчесе Фарил Дөлмиевның төрле уен коралларында уйнавы нур өстенә нур булды. 

Хәзер фестивальнең өченче этабына керәбез. Май азагында Мамадышта мөселман балалары җыены уза. Июнь башында Троицк ярминкәсе була. Иң активлар балаларны җәй көнне кызыклы урыннарга сәяхәтләр дә көтә.

 “Җомга көн“ бәйгесендә үз яшь категорияләрендә  беренче урынны яулаучылар:

“Шигырь белән сөйлибез“ номинациясе

Бәхтияр Фәхретдинов, Түбән Ушма балалар бакчасы;

Ислам Бинков, Җөри мәктәбе;

Бәһрәм Бикиев, Мамадыш мәдрәсәсе;

Алина Тарасова, Мамадыш мәдрәсәсе;

Рәсем номинациясе

Замирә Ганиева, “Әкият“ балалар бакчасы;

Гүзәл Фазлыева, академик К.Ә.Вәлиев исемендәге икенче санлы лицей;

Азат Кашапов, шәһәребездәге өченче санлы мәктәп;

ЛәйсәнХафизова, Тауиле мәктәбе.

“Гамәли-сынлы сәнгать“ номинациясе

“Әкият“ балалар бакчасының коллектив эше;

Тамина  Саидакрамова, шәһәребездәге өченче санлы мәктәп;

 Нияз Гатауллин, академик К.Ә.Вәлиев исемендәге икенче санлы лицей;

Гүзәл Курбанова, шәһәребездәге өченче санлы мәктәп.

Алсу Спиридонова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X