Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

“Мамадышта мәрхәмәтле йөрәклеләр күп“

Коронавирус белән көрәштә, үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, алгы сызыкта атлаган табиблардан соң, тагын бик әһәмиятле эш белән шөгыльләнүчеләр бар – волонтерлар!

 

Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы урынбасары, Мамадыш муниципаль районында “Бердәм Россия“ сәяси партиясенең хатын-кыз депутатларның “Мәрхәмәт“ берләшмәсе җитәкчесе,  ТР коммерцияле булмаган “Вакыйгалы туризм“  оешмасы генераль директоры,  ТР Яшьләр оешмаларының район бүлеге рәисе, “Ихлас“ вокаль-хореография ансамбле җитәкчесе Эльмира Әхмәтованың күпсанлы вазыйфалары исемлегенә бу көннәрдә тагын берәү өстәлде: ул – район волонтерлар штабы җитәкчесе. Аның белән әңгәмәбезне укыгыз.

 

  • Эльмира Саматовна, башкалар үзизоляциядә  өйдә утырганда  ник волонтерлык белән шөгыльләнергә уйладыгыз? Ник нәкъ менә Сез ул кеше?  
  • Бүгенге көндә  дәүләтебезгә шундый зур афәт килде. Һәм без, яшьләр, яшьләр генә дә түгел, үзебезнең Мамадышта волонтерлык штабы булдырырга карар кылдык. Күңелемдә кешеләргә ярдәм итәргә омтылу хисе һәрвакыт яши, шуңа күрә шушы мизгелдә, ике дә уйлап тормыйча,  отряд җитәкчесе булырга алындым. Кешеләргә булышканда аларның елмаюларын күрү, күзләрендә рәхмәт сүзләрен уку аңлатып бетерә  алмаслык хис-тойгы бирә, нәкъ менә шуны алыр өчен генә дә  волонтер булу кирәктер дип уйлыйм. 
  • Сезнең сафларга ничек эләгергә була? Аларны махсус әзерлисезме?
  • Башта, мондый вәзгыятьтә,  курыкмыйча әлеге эшкә алынучылар булыр микән, дигән шик бар иде, әлбәттә. Тик ул бик тиз юкка чыкты. Аллага шөкер, хәл сөенечле:  Мамадышта зур волонтерлык штабы матур гына эшли.  Тик кайберәүләр моны  эш дип уйлый. Безгә мөрәҗәгать итүчеләргә башта шуны аңлатам: волонтерлык  эш түгел, ул -  күңел түреннән  үк чыккан хис. Бервакытта да: “Моның өчен миңа күпме түлиячәкләр,  нәрсә булачак?“ - дигән  сораулар туарга тиеш түгел.  Алар барысы да - тәүлекнең кайсы  вакыты булуга карамастан, ярдәмгә килергә әзер кешеләр, 24 сәгать буе элемтәдә торабыз. Алар якланган: һәрберсенең кулында перчаткалары, битлекләре, антисептиклары бар.  Штаб әгъзаларына махсус имзаланган белешмәләр язып бирдек.  Шул белешмәне алып, иреккә чыгу өчен генә килүчеләр дә булмады түгел. Ләкин кемнең  нәрсә өчен йөргәне беренче әңгәмәдә үк тел төбеннән аңлашыла. Аны безнең командага алыргамы, юкмы икәне бик тиз хәл ителә.
  •  Нәрсәләр белән шөгыльләнәсез?  Ниндирәк гаризалар керә? Истә калырлык, гыйбрәтле хәлләр белән еш очрашасызмы?
  • Иң беренче чиратта “кайнар линия“гә шалтыраткан кешеләргә ярдәм кулы сузабыз. Шулай ук шәхсән үзебезгә мөрәҗәгать итүчеләргә.  Беренче чиратта 65 яшьтән узган өлкән яшьтәге, физик мөмкинлекләре  чикләнгән кешеләргә, аз керемле гаиләләргә...  Сөт кухнясын да таратышабыз. Дәүләт Советы депутаты  Марат Галиевның 100  бүләк пакетын  өч көн эчендә тиешле кешеләргә өләшеп чыктык.  Барысы да зур рәхмәтләрен белдерделәр.  Шалтырату буенча кирәкле әйберләрне  язып алабыз, кибеткә яисә аптекага  кереп, барысын да җыябыз. Чекларын алабыз.  Аннары, гариза биргән кешегә барып, алар белән контактка кермичә,  ишек төбендә калдырырга мөмкинбез, яисә  күп катлы йортларда домофон аркылы сөйләшәбез. Кемгә нәрсә кирәк: коммуналь хезмәтләр өчен түләүме, каядыр әйбер илтүме, барлык гозерләрне үтибез. Шалтыратыгыз: 8 (85563) 3-24-69 (көн саен  8.00- 18.00 сәгатьләрдә); 3-31-00 (эш атнасында, 8.00-17.00 сәгатьләрдә)
  • Изге, саваплы эшегездә алга таба да уңышлар телим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев