Нократ

Мамадышта “Мин бит татар баласы“ бәйгесе гөрли

Мамадыш районы балалар бакчаларында “Мин бит татар баласы“ дип аталган бәйге тулы көченә дәвам итә.

Аның кысаларындагы чираттагы чара кичә  Түбән Ушма авылында узды. Аны оештыруга бакча коллективы белән бергә, авылның “Ак калфак“ оешмасы, әти-әниләр, әби-бабайлар да күп көч куйган. Әлеге бакчага 50гә якын бала йөри. 

“Бәйгегә бик тырышып, барлык яктан уйлап әзерләнгәннәр. Искиткеч күңелле һәм барыбызга да файдалы чара булды бу“, – диләр анда катнашкан кунаклар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: