Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышта медицина битлекләре кайда бар

Вәйт, бу коронавирус дигәннәре бөтен дөньяның астын-өскә әйләндереп ташлады. “Кара дүшәмбе“ көнне нефть бәясе төшүе, долларның өскә сикерүе дә шушы Covid-19 вирусына бәйле икән бит, җәмәгать!

Роспотребнадзор  салкын тидерү авыруларын йоктырмау, ә иң мөһиме – яңа төрдәге коронавирусның таралу куркынычын булдырмау өчен кеше күп йөри торган вакытта җәмәгать транспортына утырмаска һәм халык күп булган урыннарга (сәүдә үзәкләренә, спорт чараларына һ.б) бармаска куша. Белгечләр шулай ук чир йоктырмау максатында телефон-смартфоннарны ешрак дезинфекцияләргә, кул бирешеп яисә кочаклашып күрешмәскә киңәш итә.  Матбугат чаралары зуррак шәһәрләрдәге аптека киштәләреннән медицина маскаларының юкка чыгуы турында күптәннән шаулый. Безнең Мамадышта хәлләр ничегрәк? Шул сорауга җавап табу максатыннан юл өстемдәге өч аптекада булып чыктым. Шәһәребездәге билгеле аптека мөдире Илсөяр Яруллина төрле вирусларга каршы препаратларның киң ассортиментта булуын әйтте. Ә менә маскалар белән өзеклек килеп туган, Краснодардагы төп офистан товар белән машина килгәнен көтәләр. Өч данәлесен – 24, биш  данәлесен 48 сумнан сатканнар. Район үзәк аптекасы мөдире Резеда Хәсәнова: “Бу мәсьәләдә артык ис китү, ажиотаж сизмибез, маскалар бездә сатуда һәрвакыт бар, теләсә нинди вируска каршы препаратларыбыз бик күп“, - дип, дистәләгән дару исемен атап китте. Чыннан да, биредә битлекләрне өч данәлесен 13 сумнан алырга була.  (Дефицитны мин дә алып сумкага салып куйдым әле).

 

  • Вирус чорына препаратлар запасын күпләп хәстәрләп куябыз без. Халык хәзер массакүләм мәгълүмат чаралары аша барысын да үзе алдан белеп тора. Маскалар сатудан шактыйдан югалды. Сораучылар күп. Эшелоны белән заказ бирер идек тә, тик компьютерда базада юк.  Әнә бинт, марля тәкъдим итәм. Без ул битлекләрне элегрәк дүрт катлы итеп  бөкләп үзебез ясап кия идек. Юып, үтүкләп яңадан файдаланырга да  була, - дип өйрәтте  чираттагы аптека фармацевты Надежда Иванова. Юкка гына бу четерекле системада 46нчы елын эшләми шул инде ул. Шулай, Ходай да: “Сакланганны саклармын“, - ди. Дөнья хәлен белеп булмый, коронавируска каршы шәхси профилактика чараларын тагын бер кат искә төшереп үтик әле:
  • кулларны  сабын белән еш юарга;
  • күз, борын һәм авызыгызга юылмаган куллар белән кагылмаска;
  • эш урыннарында, өйдә гомуми гигиена чараларын сакларга;
  • әгәр авырып китсәгез, чирне тирә-юньдәгеләрне йоктырмас өчен өйдә калырга;
  •  кичекмәстән дәвалау учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә;
  •  медицина битлеген киеп йөрү, чыннан да, теләсә кайсы вирусны эләктерү куркынычын киметә. Битлекләрне даими рәвештә алыштыру һәм утильләштерү шарт.

 

Шушы иң гади кагыйдәләрне даими рәвештә һәм яхшылап үтәргә һәм артык вәсвәсәгә бирелмәскә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Буген 3 аптекада булдым, берсендэ дэ маскалар юк, складларда да юк дигэн жавап алдым! (((