Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышта Кышкы шигырь бәйрәме уза

Бүген, 2019нчы елның 15нче гыйнварында якташыбыз, күренекле язучы Шәйхи Маннурның тууына 114 ел тулды. Аның туган көне уңаеннан үткәрелгән Кышкы шигырь бәйрәмендә катнашу өчен районыбызга күпсанлы кунаклар килде.

Шигырь бәйрәме әдипнең Мамадыш үзәгендәге һәйкәле янында башланып китте. Митингка шәһәр мәктәпләре укучылары, хезмәт коллективлары вәкилләре, бер сүз белән әйткәндә- әдәбият сөючеләр җыелган иде. Үзеннән соң бай әдәби мирас калдырган, туган авылы Тулбайда үз акчасына китапханә салдырып, аны китаплар белән тәэмин иткән, күренекле язучыларны алып кайтып кызыклы очрашулар оештырган, яшьләрне иҗатка тарту өчен бөтен көчен куйган Шәйхи Маннурны мамадышлылар да, шәкертләре дә онытмый. 
-Шәйхи Маннурның туган көнендә шигырь бәйрәме үткәрү матур традициягә әйләнде. 40тан артык китабы, "Муса" романы, "Агымсуларга карап" повесте аны әдәбият дөньясына алып чыкты. Без шушындый якташыбыз белән горурланабыз,- диде сәламләү чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Вадим Никитин. 
Әдипнең туган көнендә Казан, Яр Чаллы, Алабуга шәһәрләреннән күпсанлы кунаклар, җирле шагыйрьләр һәм язучылар катнашты. 
-Шәйхи Маннур Мамадыш өчен зур эш эшләгән шәхесләрнең берсе. Әдәбиятта да тирән эз калдырды ул. Киләчәктә дә аның юлын дәвам итүчеләр күбрәк булсын иде,- дип сөйләде якташыбыз, эзтабар-язучы, Шәйхи аганың Мирас комиссиясе рәисе Шаһинур Мостафин. 
Кунаклар әдип турында истәлекләре белән уртаклаштылар, бәйрәм белән тәбрикләделәр. 
Әдәбият бәйрәме алга таба композитор Яруллиннар исемендәге сәнгать мәктәбенең тамашалар залында дәвам итте. Шәйхи Маннурның васыяте буенча аның исемендәге әдәби премия булдырылган иде. 1982нче елдан башлап аңа дистәләрчә шагыйрьләр һәм язучылар, хезмәт алдынгылары лаек булды. Быел әлеге дәрәҗәле исемгә 2000нче елда чыккан “Урак өсте” һәм 2007нче елда дөнья күргән “Көзге моң” исемле китаплары өчен Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат итүче якташыбыз Гарәфи Мөхәммәтзакир улы Әгъләмов, бүгенге көндә Новочебоксарск шәһәрендә яшәүче шагыйрә һәм мөгаллимә Людмила Ивановна Селиванова, прозаик, шагыйрь, драматург һәм әдәбият белгече Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльманов, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, педагог, филология фәннәре докторы, тумышы белән Югары Яке авылыннан булган Әлфәт Мәгъсүмҗан улы Закирҗанов лаек булдылар. 
-Минем өчен бик зур вакыйга һәм бик зур дәрәҗә булды бу. Мамадыш өчен шулай ук үз кеше мин. Тормыш иптәшем сезнең шәһәрдән. Шәйхи аганы да күреп беләм. Хезмәтемне күреп, бәяләгәннәр икән, мин бик шат,- ди Галимҗан Гыйльманов.
Бу минутларда шигърият бәйрәме әдипнең туган ягы Тулбай авылында дәвам итә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X