Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышта кышкы “Авыл уеннары-2019” узды

Традиция буенча кышкы спорт уеннары Мамадыш төбәгендә инде 12нче тапкыр уза.

Бүген Красная Горка, Тәкәнеш, Шәдче, Кирмән, Усали икътисадый зоналары вәкилләре кышкы ярышларда катнашу өчен район үзәгенә килделәр. Аларда сайлап алу этапларында җиңүчеләр катнашты. Спортчылар үзләрен 13 спорт төрендә күрсәттеләр, алар арасында команда төрләре - чаңгы ярышлары, волейбол, аркан тарту, шулай ук ялгыз төрләр: гер спорты, шахмат, өстәл теннисы, шашка, дартс, бадминтон һәм гаиләләр арасында да бәйгеләр бар иде.

Гер спорты иң мавыктыргыч төрләрнең берсе булды. Спортчылар-профессионаллар, шулай ук һәвәскәрләр дә катнашты.

Волейбол уены киеренке булды, чөнки һәр команда ныклы әзерлек белән килгән иде.

“Авыл уеннары-2019” хакында тулы репортаж “Мамадыш ТВ” телеканалының “Хәбәрләр” тапшыруында күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев