Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышта капиталь ремонттан соң балалар бакчасы ачылды

Соңгы елларда Мамадыш районының Түбән Ушма авылы зур үзгәрешләр кичерде. Мәктәпкә, мәдәният йортына, ФАП, авыл җирлеге үзидарәсе биналарына капиталь ремонт ясалды, спорт комплексы төзелде, урам юллары асфальтланды... Бүген 1нче сентябрь көнне балалар бакчасы да икенче туган көнен бәйрәм итте, капиталь ремонттан соң кабаттан ишекләрен ачты.

Тантаналы чарада район башлыгы Анатолий Иванов, кунаклар, төзүчеләр, ата-аналар катнашты.

Түбән Ушмадагы мәктәпкәчә белем учреждениясе күптән инде ремонтка мохтаҗ иде. Әлеге максатларга республика бюджеты 11 млн сумнан артык, район бюджеты 1,3 млн сум акча бүлеп биргән. Ремонт эшләре “Стройсити” ҖЧҖ подрядчы оешма тарафыннан алып барылган. Бүленгән финанс чараларына тулысынча тәрәзәләр, электр, су, канализация системалары алмаштырылган, керү ишекләре, фасад яңартылган. Биредә 56 сабый тәрбияләнәчәк.

Анатолий Иванов үзенең чыгышында балалар бакчасын ремонтлауда катнашучыларга рәхмәт әйтеп, коллектив әлеге мөмкинлекләрдән тулысынча файдаланыр, бәйгеләрдә катнашыр һәм җиңү яулар дигән ышаныч белдерде. Уен җиһазлары алу өчен сертификат тапшырды.

Бакча мөдире Ләйсән Хәбибуллина район һәм республика җитәкчелегенә, төзүчеләргә, мәгариф идарәсенә олы рәхмәтен әйтте.

“Капиталь ремонттан соң безнең бакча якты, җылы, матур. Барлык уңайлыклар да булдырылган. Без тагын бер кат яшь буынга юнәлтелгән кайгыртучанлыкны тойдык. Зур рәхмәт сезгә”, – диде ул үзенең чыгышында.

Тантаналы ачылыштан соң балалар һәм кунаклар яңартылган төркемнәрне карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев