Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышта “Ислам динен беләсезме?“ викторинасы җиңүчесен бүләкләделәр

Газетабызның 20нче март санында Мамадыш мәдрәсәсе белән “Нократ“ газетасы “Ислам динен беләсезме?“ дип исемләнгән викторина игълан иткән иде.

Бүген аның җиңүчесен бүләкләү тантанасы булды. Җиңүче  - Югары Тәкәнеш авылында яшәүче мәгариф ветераны Минҗиһан Һадиева. 
-    19 сорауны укып чыктым да, бик авыр икән болар, дип, бер читкә алып куйдым. Тик тынгы бирмиләр генә бит. Укучыларымны гомер буе: “Менә алмый торган үрләр юк, тырышсаң, барысын да яуларга була,“ – дип өйрәттем, Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп. “Бишектән ләхеткәчә гыйлем ал,“ – ди хәдис. Шуларны истә тотып, тәвәкәлләдем. Бер-ике сорауга интернеттан җавап таптым. Киштәмдәге китапларны актардым. Алай гына булмый икән. Абыстайларыбыз Илсөяр Насыйбуллина, Мәсхүдә һәм  Сабир хәзрәт Хәсәнҗановлардан ярдәм, өстәмә китаплар сорадым... Тапкан кадәресен мәдрәсәгә юлладым. Һәм менә - күркәм нәтиҗә. Аллага шөкер, бер кочак китап бүләк иттеләр, никадәр гыйлем аларда. Һәр яңа туган көн саен шулай эзләнеп, өйрәнеп, табып, җиңеп яшәргә язсын, - ди ул. 


Рәсемдә: Җиңүчегә бүләкне Мамадыш мәдрәсәсе директоры Габдрахман Хәбибуллин һәм редакция хезмәткәре Фирая Мингалиева тапшырдылар.

Автор фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев