Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышта бүгенге Җиңү Парадын кемнәр аеруча бизәде

Хәзерге минутларда Мамадышта Җиңү Парады бөтен куәтенә гөрли. Оешма-предприятиеләр барысы да ныклап әзерләнгән!

Парадка чиратта торып, бөтен колоннаны күзәтеп булмавы кызганыч. Безнең “Мамадыш-информ“ филиалы сафта 18нче иде. Артыбыздан үкчәбезгә басып,  “Торак-коммуналь хезмәтләр“ җәмгыяте хезмәткәрләре килде.  Мин шуларның машиналарыннан күземне ала алмадым. Борылам да карыйм, борылам да карыйм. Сугыш вакытындагы киноларда гына күргән чып-чын машина, нәкъ шундый тавыш чыгара җитмәсә. Калайлары да череп беткән, тик йөри.  Сафның иң арткы рәтендә торам, өскә менмәсә ярый инде.

Түзмәдем, барып шоферын сөйләштерә башладым.“Бу калтырчаны каян таптыгыз?“ - мәйтәм. ЖКУ водителе Игорь Григорьев сүзгә кесәгә керә торган егет булып чыкмады.

- Чүплектән инде!  (көлә). 9нчы майда бер-ике сәгатькә чыгып керү өчен махсус гаражыбызда тотабыз. Моңа запас частьларны күптән табып булмый инде. Двигателе алыштырылган, тик сәгать кебек эшли әле. Суны күп эчә түлке, гел карап торырга кирәк! – диде.

Сафта басып торучы егетләр аның узган гасырның 20нче еллар азагында җитештерелгән УАЗик икәнен, элекке начальник Раджив Ивановның махсус шушы парадларга чыгу өчен Кирмән ягындагы бер бабайдан юнәткәнен генә әйтә алдылар. Ул арада Парад кузгалды. Без дә, коммуналчылар да горур һәм лаеклы уздык Совет урамы буйлап. Машина да сынатмады!

Я, кайсыгыз таный бу машинаны һәм аның элекке тарихын кем белә?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев