Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышта бүген Абунәчеләр көне үтте

2018нче елның икенче яртыеллыгы өчен район газетасына язылырга санаулы көннәр калып бара. Шул уңайдан район газетасы коллективы бүген “Абунәчеләр көне“ үткәрде.

Мамадыш почтамтының матбугат чаралары белән эшләү буенча белгече Лилия Ибраһимова белән уйларыбыз туры килеп, булганын уртага салып сөйләшеп, киңәшләшеп бергә эшлибез. Ташламалы  язылу чорында ел саен абунәчеләребез өчен мондый бәйрәм ясау матур гадәткә кереп китте. Мамадышлылар бүген  “Нократ“ (Вятка“) газетасына язылудан тыш, бүләккә дә ия булды. “Нократ“ (Вятка“)  күпләрнең яраткан газетасы булып тора. Моны чарага килүчеләр тагын бер кат раслады.

–Мин  “Нократ“ (Вятка“)ны   бик күп еллардан бирле алдырам. Ничек инде монда яшәп, үз районың вакыйгалары белән танышып бармаска мөмкин? – ди Мамадышта яшәүче Гөлнур Халяпова. –Мин яшьрәк вакытта газетага үзем дә яза идем, хәзер олыгаеп киттем. Хәбәрчеләр хатларына күбрәк урын бирелсә, газетаның дәрәҗәсе тагын да артыр иде, дип уйлыйм. Эшегездә зур уңышлар телим, – дип ихлас теләкләрен ирештерде исемен әйтергә теләмәүче апа.

“Абунәчеләр көне“ бүләкләргә дә, изге теләкләргә дә бик бай булды. Кыска гына вакыт өчендә кырыктан артык кеше район газетпабызга язылырга өлгерде. 2018нче елның икенче яртыеллыгы өчен матбугатка язылу моның белән генә тәмамланмый, ул 28нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. Йөз ел үз укучыларына тугры хезмәт иткән “Нократ“ (Вятка“) газетасына  язылырга соң түгел әле. Иң мөһиме – соңга калмаска.  Язылыгыз һәм языгыз, безнең белән бергә булыгыз.

Фирая Мингалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев