Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышта Белем көне уңаеннан тантаналы линейкалар узды

Быел 1нче сентябрь ял көне булуга карамастан, районыбыз мәктәпләрендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар узды.

Шәһәрдәге 2нче санлы лицей коллективы да бүген укучыларын һәм ата-аналарны яңа уку елы башлану белән тәбрикләде. Агымдагы уку елында әлеге белем йорты 894 укучыны кабул итә. Шуларның 106сы мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүчеләр. 11нче сыйныфта 38 егет-кыз укый. Лицей укучыларын һәм коллективны бәйрәм белән котларга һәм шатлыклары белән уртаклашырга район башлыгы Анатолий Иванов та килгән иде.

-Соңгы елларда Президентыбыз, хөкүмәтебез ярдәме белән мәгариф системасы актив үсештә. Белем бирү учреждениеләре яңадан-яңа заманча технологияләр белән тулылана, уңайлыклы шартлар тудырыла.  Әлбәттә, белем сыйфатына заманча тәрбия бирүгә таләпләр дә үсә. Укучыларга яңа уңышлар,  педагогларга түземлек телим, - диде район башлыгы.

Лицей директоры Салават Гыймранов та 1нче сентябрьне коллектив өчен зур бәйрәм дип атады. Яңа уку елын әлеге белем йорты капиталь ремонтланга спорт залы белән каршы ала.

-Безнең уку йортында балаларны тәрбияләү һәм укыту өчен барлык шартларыбыз тудырылган. Без районда һәм республикада алга таба да лидерлык позициясен кулдан ычкындырмаячакбыз,- диде ул.

Тантаналы чарадан соң кунаклар тагын бер кат лицей белән танышып чыкты. Спорт залында башкарылган ремонтка әйбәт бәя бирделәр.

Уку елының беренче көненнән үк мәгариф учреждениеләрендә бердәм дәресләр дә башланды.

Исегезгә төшерәбез, быел районыбыз мәктәпләре 1нче сыйныфка 445 укучыны кабул итте.

Белем көне уңаеннан Мамадыш педагогларына яңа иҗади уңышлар, укучыларга — укуда җиңүләр, ата-аналарга — сабырлык һәм мәктәп эшләрендә актив катнашуларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев