Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышта – Ак әбиләр җыены

Афәрин: вәйт, ичмасам, бәйрәм булды бу! Сишәмбе көнне Мамадышта бик зурлап уздырылган Ак әбиләр җыены турында әйтүем. Алтын көзләрдә, Рабигыль-әүвәл ае башлангач, районыбызның “Ак калфак“ хатын-кызлар оешмасы “Диләрә“ кафесында менә дүртенче ел рәттән бик зурлап үткәрә аны. Максатлары – 80 яшьтән узган ак әбиләрне хөрмәтләү.

Мәҗлескә моңа кадәр шәһәрдәге әбиләрне генә чакырсалар, быел һәр авылдан да иң - иң лаеклыларны кунакка дәшкәннәр. 85 кешелек табын гөрләде генә. Алып баручы Гөлзия Сәмигуллина аны ак яулыклы ак әбиләргә багышланган күркәм шигырь белән ачып җибәрде.

 Ак әбиләр - ак күңелләр алар,

Көн дә кыла ихлас догасын.

Ак әбиләр саклап яши әле

Мең дәверлек халык кыйбласын.

Рәсимә абыстай Гайфетдинова Коръән аятьләре укыганнан соң, ак әбиләр барысы бергәләп ил-көннәр иминлеге өчен дога кылдылар. Әлфирә абыстай Миннегалиева кешелеккә  иң соңгы һәм иң өстен илче буларак җибәрелгән Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көне – Мәүлид ән – Нәби якынлашу уңаеннан вәгазь сөйләде. “Хатын-кыз – дөнья тоткасы“, - дигән гыйбарә яши халыкта. Бирегә чакырылучыларның һәркайсы турында да һич икеләнмичә, шулай дип әйтергә мөмкин. Сабырлыкларыгыз, күркәмлекләрегез, яшәү дәртегез, гыйбрәтле язмышларыгыз күпләргә үрнәк булып тора, мин сезнең алда баш иям. Бүгенге көндә шәһәребездә, барлык авылларда да  “Ак калфак” иҗтимагый оешмалары уңышлы эшләп килә, хәрәкәт бөтен районыбыз буенча җәелде. Алга таба да шулай бердәм булып яшик, туган телне һәм халкыбызның милли гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау, ата-бабаларыбызның балаларны тәрбияләү ысулларын, гаилә кыйммәтләрен кире кайтару, асылыбызга кайтуда бар тырышлыгыбызны салыйк, игелекле гамәлләр кылуыбызны дәвам итик“, - дип чараны дәвам итте район “Ак калфак“ оешмасы җитәкчесе Рузалия Ибраһимова. Ул, шушы араларда 90 яшен тутырган Минзәлифә әбине кысып кочаклап, аның башына чигүле калфак кигертте.

  • Өч балам белән яшьли тол калдым. Аллага шөкер, үстеләр. 90 яшькә җитүемне беркемнән дә яшермим. Хәлдән килгәндә, эшләргә, хәрәкәтләнергә кирәк. Яшем олы, авыртынам дип ятырга ярамый. Аллаһы Тәгаләм йөрүдән яздырмасын дип телим. Тормышның һәрбер мизгеленнән ямь һәм тәм табып, рәхмәт укыйм. Йөри, кашык тота, һаваны сулый, кешеләрнең нурлы йөзләрен күрә алу – зур нигъмәт. Һәрбер мизгелдән матурлык табып, һәрбер әйбергә шатланып яши белсәк, тормышлар да ямьлерәк булыр. Балаларым, оныкларым, оныкчыкларым барысы да бик әйбәтләр, миһербанлылар. Минем өчен бу – иң зур бәхет. Барыбыз да сау-сәламәт, бәхетле булыйк, – диде тормышның һәрбер мизгеленнән матурлык күрүче сөйкемле әби, түшендәге дистәләгән медальләрен чыңлатып. РФ Пенсия Фондының ТР Мамадыш районы буенча идарәсе начальнигы  Шамил Хәсәнов; район сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гөлнәзирә Талипова чыгышларыннан өлкәннәр үзләренә бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. “Миләшкәй“ балалар бакчасыннан тәрбияче Фәридә Хаҗиева җитәкчелегендә килгән, милли киемнәр, калфак-түбәтәйләр кигән сөйкемле балаларны күрү, чыгышларын карау иң күңелле мизгелләрнең берсе булды. “Сөбханалла!“ – диеште әбиләр. Район мәдәният хезмәткәрләре һәм ветераннары Гөлнәзирә Талипова,  Гүзәлия Фәләхова, Гөлнур Васыйлова, Илфир Исламов, Инсаф Гасыймов үзләренең иң матур җырлары, Рәмзия Гаянова, Рузилә Зарипова шигырьләре белән мәҗлескә ямь өстәделәр... Гүзәлия Гобәйдуллинаның чигешләре күргәзмәсе бәйрәмгә нур өстенә нур булды. Әбиләр бәйрәмнең иганәчеләре  “Мамадышские стальные профили“ АҖ, эшмәкәрләр  Рузалия Ибраһимова, Гөлнәзирә Гаянованың, барлык оештыручыларның, әзерләшүчеләрнең кылган игелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын, дип теләделәр. Шушы ак әбиләр кебек Раббыбызның сөекле коллары булып, бер-беребезгә карата ихласлыкны югалтмыйча, гомер буе үрнәк булып яшәргә иде. Амин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев