Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышта Абунәче көне узды

6нчы октябрь көнне район үзәк почтасында Абунәчеләр көне уздырдык. Безнең халык борын-борыннан укымышлы. Бүген дә шулай: матбугат басмаларына язылу хакы шактый кыйммәт булуына карамастан, газета-журналлар алдырмаган гаиләләр районыбыз киңлегендә бик аз. Газетка язылучылар подписка бүлеге начальнигы Мөсфирә Мөбарәкшинаны сырып алганнар иде. Матбугатка язылу шактый авыр бара, ләкин "Нократ"ка языла безнең...

6нчы октябрь көнне район үзәк почтасында Абунәчеләр көне уздырдык.
Безнең халык борын-борыннан укымышлы. Бүген дә шулай: матбугат басмаларына язылу хакы шактый кыйммәт булуына карамастан, газета-журналлар алдырмаган гаиләләр районыбыз киңлегендә бик аз. Газетка язылучылар подписка бүлеге начальнигы Мөсфирә Мөбарәкшинаны сырып алганнар иде. Матбугатка язылу шактый авыр бара, ләкин "Нократ"ка языла безнең халык",- диде ул.

2018 елның беренче яртыеллыгына шактый кеше язылырга өлгергән инде. 28 райондашыбыз район газеталы булды, аларга редакция бүләкләр тапшырды.

Мамадышлы Физәйлә Шакирҗанова район газетасын аеруча яратып көтеп ала икән. Үзенә һәм СЭСдә бергә эшләүче хезмәттәшләренә подписка рәсмиләштерде ул.

Равия Саттарова "Мамадыш" совхозы бистәсеннән яңгыр явып торуга карамастан, килеп күршесе Рәхимә Шәяхмәтова белән икесе өчен язылды.

Почта хезмәткәрләре барысы да диярлек район газеталы булдылар.

Исемен әйтергә теләмәгән апа сәяхәтләр турында укырга ярата икән: "Гомер гел эштә узды, матур урыннар күрергә вакыт тапмадык, хәзер газета укып, үзебезне шул якларда булып кайткан кебек хис итәбез. Газетаны олы кунак көткән кебек көтеп алам" - диде ул. Шунысына да гаҗәпләндем Югары Сон авылыннан Роза Гарипова үзәк почтага язылырга ерак арадан килгән иде. Рәхмәт сезгә, абунәчеләребез!

Фирая Мингалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250