Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышның яхшы кәеф йоктыручылары

Дару бизнесы илдә иң төшемлеләрдән санала. Азык-төлек кибете кебек үк көндә кирәк җир ул. Шәһәребездәге аптекалар саны яңгырдан соң чыккан гөмбәләр сыман артуын дәвам итә. Ә менә ГУП “Таттехмедфарм“ 34нче санлы үзәк район аптекасы һаман үз урынында кала бирә һәм аннан халыкның өзелгәне юк. Кызык: ә башкалардан нәрсәсе белән аерыла соң ул хәзер?!

  • Агымдагы елның гыйнвар аенда гына да авыруларның федераль ташламалар буенча 2357 рецептын (988 мең сумлык), төбәк ташламалары буенча 567 рецептын (337 мең сумлык), югары чыгымлы нозология буенча 18 рецептын (876 мең сумлык) дарулар белән тәэмин иттек. Читтән караганда сатучы кебек кенә тоелсалар да, бездә бик җаваплы, тирән белемле, ярдәмчел кешеләр генә эшли ала. Коллектив урынбасарым Алсу Салихова, фармацевт Ленара Мөхетдинова, консультант Лилия Мөбарәкшина, ЭВМ операторы Миләүшә Шәйдуллина, санитарка Гөлнур Гыйззәтуллина, шофер Әлмөхәммәт Бикчәнтәевтан гыйбарәт. Без дарулар белән тәэмин иткән тагын биш нокта - Шәдче (мөдире шушы эшкә 45 ел гомерен багышлаган, алыштыргысыз Мәгъзүдә Нуриева тиздән 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә), Тәкәнеш (30 елдан артык хезмәт стажына ия Эльза Фатыйхова), Соколка (шулай ук озак еллар эшләүче Рәйсә Мөхәммәтсәлимова), Кама урман хуҗалыгы (Земфира Вәлиева), район үзәк хастаханәсе (Альбина Вәлиева) бар. Без үзара дус, тату эшлибез, һәркем үз эшенең остасы, әйткәнне дә көтмиләр, үз вазыйфаларын яхшы беләләр, башкаралар. Элекке мөдирләр Рәшит Сәлимов, Зөлфия Хәсәнова, урынбасар Валентина Коробова, фармацевтлар Людмила Камалова, Фәридә Ермуханова, Гүзәл Закирова, Рая Коробова, Ира Филатова, Ира Вараксина һәм башка ветераннарыбызның исемнәрен һәрчак зур хөрмәт белән искә алабыз. Минем дә бу даирәдә эшли башлаганга 40 ел булды быел, - ди әлеге аптека мөдире Резеда Хәсәнова.
  • Мин кечкенә чакта әнием эшләгән Тәкәнеш участок хастаханәсенә еш бара идем. Аптека мөдире мәрхүм Наил абый Абдуллин тирә-як авыллар халкы өчен бик кадерле кеше, чын мәгънәсендә “таяну ноктасы“ булды. Ак халатлыларга ихтирамым шулардан башланды, әлеге юлдан китүемә үкенгәнем юк. Мин дә биредә тугызынчы елымны эшлим, - дип сүзгә кушыла Алсу Салихова. Бинада 31 ел буе “нәкъ аптекадагыча“ тәртип, төгәллек, аклык - пакълек тудыручы, эчке һәм тышкы ягын яшелләндереп, ямьләндереп торучы санитарка, мең дә берне белүче Гөлнур Гыйззәтуллина белән дә сөйләшеп алабыз:

Ак халатлыларны мин дә яратам. Хөкүмәт эше, хөкүмәт эше инде, аның үз тәртипләре, өстенлекләре бар. “Иң ышанычлысы шушы!“ - дип, гомер буе эшләдем дә эшләдем, инде лаеклы ялга чыккач та, эшне дәвам итәм. Товарын да тикшерәм, чәчәген дә үстерәм, идәнен дә юам. Бу ике катлы, подваллы бинада элек 30га якын кеше хезмәт куйган вакытлар булды. Производство да бар, кирәкле сыекчалар, порошокларны да урында гына ясап бирәләр иде. Ишеге һәрчак ачык - бирегә керү күңелле. Алар һәркемне игътибар белән тыңлый, табиб язган даруларны бирәләр. Төрле чирләрнең билгеләре буенча сиңа нинди дару килешәчәген, кайсысы ярамаганын, аларның микъдарын, ничек кулланырга икәнен табиблардан бер дә ким белми алар. Хәзер икенче кат – буш, подвалда – архив. Аптекабыз тиздән район үзәк хастаханәсе бинасына күчәргә җыена... - диде ул.

Стенадагы исәпсез - хисапсыз мактау грамоталары белән рәттән эленеп торган бер язуга мин дә битараф кала алмадым: “Яхшы кәеф белән чирләдем, больничный алмыйм, барысына да йоксын әле!“ (“Заболела хорошим настроением, больничный брать не буду, пусть все заражаются!“). Күтәренке кәеф үземә дә йокты бугай... Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев