Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышның тагын бер балалар бакчасында өй туе узды

Бүген капиталь ремонттан соң, Урманчы авыл җирлегенең Җәнлек совхозы бистәсендә урнашкан балалар бакчасы ачылды. 20 сабый йөрүче учреждение республика программасы нигезендә ремонтланды.

1979нчы елда төзелган бакча заманында матур, уңайлы була. Вакытлар узган саен ул заман таләпләренә туры килми башлый. Бинаны төзекләндергә “Мамадыштөзүҗәмгыяте алынып, барлык эшне дә җиренә җиткереп башкарган. Бакча биләмәсенә аяк атлап керүгә, чәчәкләр, бинаның күз явын алырлык тышкы күренеше каршы ала. Бакчаның ишегалдында ике беседка төзелгән. Уен мәйданчыклары, ял итү урыны да читтә калмаган. Әлеге матурлыкка балалар гына түгел, әти-әниләр дә соклануын яшермәде. Бакчаның уен, ашханә, йокы бүлмәләренең матурлыгын үзең барып күрү кирәк. Балаларга тәрбияләнү өчен биредә бар шартлар да тудырылган.

Бинаны ачу тантасында район башлыгы Анатолий Иванов һәм башка мәртәбәле кунаклар, авыл халкы катнашты.

Тантана барышында бакчага йөрүче сабыйлар үзләренең рәхмәт сүзләрен җыр, бию аша җиткерде.

Анатолий Иванов: “Безнең киләчәгебез шушы сабыйлардан тора. Республика күләмендә эшләп килүче программалар ярдәме белән күп эшләр башкарыла, моннан авыллар да читтә калмый, әлеге бакчага капиталь ремонт үткәрелүе шуның ачык мисалы”, - диде.

Авыл халкы, әти–әниләр дә куанычларын яшермәде: Күптән көткән идек. Республика, район җитәкчелеге ярдәме белән заманча бакчалы булдык”, - диделәр бер тавыштан.

Объектта капиталь ремонт агымдагы елның 9нчы гынваренда башланган. Аның өчен республика бюджетыннан 10 миллион сумнан артык һәм район бюджетыннан 1,2 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев