Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышның халык авыз иҗатын бергә туплыйк!

"Тагын бер хыялым бар: “Мамадыш төбәгенең халык авыз иҗаты“ дип исемләнгән китап чыгару. Районыбызда бәет, мөнәҗәт, җырлар язучылар күп. Шагыйрь әйтмешли: “Халык зур ул, әдип ул, көчле ул, дәртле ул, шагыйрь ул!“ Язасы килгән кешене туктатып булмый. Кулына каләм алганнарны үсендерик, хуплыйк. Олы кеше сүзендә - зиһен, акыллы фикерләр, тормыш тәҗрибәсе. Язмаларын авыл китапханәчеләренә тапшырсыннар, мине эзләп тапсыннар. Мондый язу-сызу, киләчәк буынга мирас калдыру эшләрен бик ашыктырырга кирәк, ул китапларның кыйммәте еллар узган саен артачак әле! - ди юбиляр Гөлфинур Дувалова.

 “Еллар узган саен, кешенең тормыш тәҗрибәсе байый, аның тирә - юньдә булган үзгәрешләргә, эшләнгән эшләргә, кешеләр арасында булган мөнәсәбәтләргә игътибары арта. Сүзем гомерен балаларга туган телебезне укытуга багышлаган, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткән олуг шәхес Гөлфинур Зәйнулла кызы, аның “Чал тарихлы Комазаным“, “Туган авылым - Акманым”, “Дүсмәтем - гомер бишегем”, “Комазан Башы - чишмә башы“ һәм колхоз хезмәтчәннәренә багышланган “Иң зур бәхет - хезмәттә” исемле китаплары турында. Кемдер: “Китап язучылар күп инде ул”, - дип фикер йөртер, ләкин бу китапларның бүгенге көндә бик актуаль һәм яшь буынны тәрбияләүдә гаять әһәмиятле булуына басым ясыйсым килә. “Чал тарихлы Комазаным“ китабының басылып чыгуы турында мәгълүмат Иске Комазан халкына сабан туе барышында хәбәр ителде. Тиз арада мәйданда утыручылар кулында дистәләгән китап барлыкка килде. Һәркем китапның матур итеп бизәлеше белән беррәттән үз гаиләсенең, үз нәселенең язмышы, тарихы турында кызыклы мәгълүмат эзли иде. Күбесе - яшьләр һәм яшүсмерләр. Минем янәшәмдә утырган кызчык әбисенә бабасы турында язылган битне табып, кычкырып укып бирде. Шул вакытта әбисенең күзендә яшь тамчылары, ә кызчыкның йөзендә бабасы өчен горурлык чаткылары чалынды. Шуннан китте күрше-күлән, туган-тумачаларны барлау, сабан туе тәмамланып, өйләргә таралгач та, кайткан кунаклар, кода-кодагыйлар узган елларны барлап, берсеннән-берсе кызыклырак хәлләрне искә төшерделәр. Күңелнең иң нечкә кылларына кагылып, яшьлек елларында калган хәтирәләр искә алынды. Безнең арабыздан киткән авылдашларның фоторәсемнәрен күреп, алар турында истәлекләрне укып, күзләргә яшьләр тулды. Бу китап һәр өйнең түрендә үз урынын тапты, чөнки ул – һәр нәселнең горурлыгы, өлкән буын вәкилләре онык һәм оныкчыкларына горурланып күрсәтә алырлык чын хәзинә, мирас. Халык күңелендә әлеге зур эшне башкарган Гөлфинур Дуваловага олы рәхмәт, хезмәтенең никадәр зур булуын бәяләп, соклану хисләре барлыкка килде“. Мәкаләмне Лениза Фазлыеваның әлеге хатыннан башлавым юкка түгел. Әле газетабызның алдагы санында гына Мәфрүзә Садыйкованың “Сабантуйга зур бүләк“ дип исемләнгән шундыйрак эчтәлектәге мәкаләсен биргән идек. Редакциябезгә соңгы вакытта Гөлфинур Зәйнулловнага аталган рәхмәт сүзләре, котлаулар агыла гына... Менә ичмасам, халык мәхәббәтен яулау бу! Быелгы ел башы ук аның хезмәтләрен танудан башланды: Шәйхи Маннур исемендәге премия тапшырдылар; “Минем авылым“ иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре россиякүләм конкурсында катнашып “Әйт, авылым“ номинациясенең “Өлкәннәр“ яшь категориясендә җиңү яулап, махсус бүләккә һәм истәлекле бүләккә лаек булды; “Идел“ журналының май санында нәсел шәҗәрәсе, ерак әби-бабасының кем булуы турында аның “Хәтер җылысын тапшырырга телим“ дигән мәкаләсе басылып чыкты. Кыскасы, Гөлфинур ханымның “йолдыз сәгате“ сукты. Баксаң, бу көннәрдә аның юбилее да икән. Җитмеш, диләр. Сөбханалла: үз яшен һич биреп булмый әле! Замана әбиенең хикмәтле, гаҗәпләндергеч яклары күп. Минем әлеге гаиләдә берничә тапкыр булганым бар. Ел саен шәһәребездә игълан ителгән шәхси йорт янында чәчәкләр үстерү һәм дизайн буенча җиңү яулыйлар Дуваловлар. Бу сүзләр белән генә тасвирлап бетереп булмаган гүзәллек оазисы никадәр хезмәт, фантазия сорый, тик хуҗаларның бирешергә исәпләре юк. Чәчәк дәрьясенә күмелгән йортта чираттагы әңгәмәбезне корып утырабыз.

  • Акманда туып-үстем. 1973нче елда Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм тарих факультетын тәмамладым, бер ел Дүсмәт урта мәктәбендә эшләгәч, кияүгә чыгып Германиягә киттем, - дип хатирәләрен яңарта Гөлфинур апа. Аңа ире Николай Михайлович кушылып китә:
  • Минем апам һәм җизнәм Дүсмәт мәктәбендә эшләделәр. Шуларга кунакка килгән җирдә, кич клубта бер кызыл күмәкле чибәр кыз белән биедем. Үз - үзен тотуы, сөйләшүе, йөз-кыяфәте дә ошады. Председатель кызы булуы да ачыкланды. Берникадәр вакыттан соң мотоцикл белән тагын Дүсмәткә барырга чыктым. Карыйм: Усали борылышында ул басып тора! (Язмыш, Ходай бүләге түгел диген!) Утыртып алып кайттым билгеле. Шуннан гел дуслаштык, мин аны үзем белән Германиягә хәрби хезмәткә алып киттем. 11 ел чит илдә яшәдек. Ятим солдатларны өйгә дә алып кайта идем, Гөлфинур аларны ашата, сөйләштереп утыра, безне бер йодрыкка туплап, тату команда ясады, ярдәме зур булды. 44 ел бергә яшибез, ике улыбыз, дүрт оныгыбыз бар. Характеры да кызыл күлмәге кебек “сугышчан“, эшлекле, нәрсәгә тотынса, шуны ахыргача башкарып чыга торган корыч булып чыкты председатель кызының. Аллага шөкер, матур, бәхетле гомер кичердек. Зур рәхмәт аңа!
  • Миңа институтта укытырга калырга, фәнни эш белән шөгыльләнергә тәкъдим ясаганнар иде. Яшьлегемне яңадан-яңадан күздән кичерәм, анализлыйм, хәзер кем булган булыр идем микән, дигән сорауны да бирәм үземә. Юк, барыбыр шушы юлымны узар, укытучылыкны, гади халыкка файда китерү, хезмәт итүне сайлар идем. Иң истә калган еллар – Германиядән туган якка кайткач, Красная Горка урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыткан чак. Бик теләп, чын күңелдән эшләдем. Балаларда татар теленә, әдәбият-сәнгатькә, күренекле шәхесләргә, туган якларына карата мәхәббәт тәрбияләргә тырыштым. Концертлар куйдык, шигырь бәйрәмнәре үткәрдек, китапханә белән тыгыз хезмәттәшлек итеп матур кичәләр оештырдык, татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында өч ел рәттән беренче урынны яуладык... Лаеклы ялга чыккач, шактый өлкән яшьтәге әти-әниемә кадер-хөрмәт күрсәтү белән шөгыльләндек. Әтием – бик озак еллар буе районда гына түгел, республикада дан тоткан миллионер “Таң“ колхозына рәислек иткән Зәйнулла Һадиуллинның сөйләгәннәрен тыңлап утыра торгач, бергәләп истәлекләр язу, фидакарь хезмәтчәннәрнең тырыш хезмәтен мәңгеләштерү, рәхмәт йөзеннән төбәктәшләрнең һәркайсы турында бер җылы сүз әйтү теләге туды. Әтинең күңеле колхозлар бетүен һич кенә дә кабул итә алмады. Колхозчылар үзләре дә: “Ленин хыялланган, Брежнев төзи башлаган коммунизмның беренче баскычында яшәп калдык,“ – диләр, кайсы гына йортка керсәм дә, әтигә рәхмәт укыйлар, Аллага шөкер! “Әйдә, халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә!“ – дигән яшәү принцибы миңа әти геннарыннан күчкәндер, мөгаен. Мин, татарның газиз бер баласы буларак, шанлы-шәүкәтле, мәгърур халкыбызның тарихын барларга керештем. Бу изге, әмма ифрат авыр, четерекле эш. Авылларның катлаулы, вакыт-вакыт үтә фаҗигале дә язмышында бөтен татар халкының тарихы чагыла. Үземнең ерак тамырларымны белү теләге көчле булып, архивларда тарихи документларны  өйрәнә башлагач, алар белән халыкны да таныштыру теләге туды. Тәнендә татар каны аккан, күңелендә татар рухы, татар җаны сакланган һәркемне бу китаплар битараф калдырмастыр, дип уйлыйм. Маңкортка әйләнмичә, хәтеребезне яңартып, тарихыбызны барлып торыйк. Тарихын белмәгән кешене тере мәет диләр, тарихын белгән кеше башын горур тота ул. Горурланырлык безнең тарихыбыз, го-рур-ла-ныр-лык! Ни кызганыч, бәгырьләрне кисә-кисә, йөрәкләрне сызлатып, авылларыбыз бетүгә йөз тотты бит. Ни хәл итик, бетеп бара, исеме калыр, бәлки китапларда, дип язу инде бу. Яшәү дигән гомер чишмәсенең, милләтебезнең, рухыбыз чишмәсенең сулары саф килеш калсын, киләчәк буыннар алдында йөзебез якты булсын, дисәк, тарихыбызны, кадерле ядкарьләр, изге мирасыбызны барлау зарур.

Тагын бер хыялым бар: “Мамадыш төбәгенең халык авыз иҗаты“ дип исемләнгән китап чыгару. Районыбызда бәет, мөнәҗәт, җырлар язучылар күп. Шагыйрь әйтмешли: “Халык зур ул, әдип ул, көчле ул, дәртле ул, шагыйрь ул!“ Язасы килгән кешене туктатып булмый. Кулына каләм алганнарны үсендерик, хуплыйк. Олы кеше сүзендә - зиһен, акыллы фикерләр, тормыш тәҗрибәсе. Язмаларын авыл китапханәчеләренә тапшырсыннар, мине эзләп тапсыннар. Мондый язу-сызу, киләчәк буынга мирас калдыру эшләрен бик ашыктырырга кирәк, ул китапларның кыйммәте еллар узган саен артачак әле! - дип сөйләде юбиляр.

Илүсә Фатыйхова белән туган авылларын шефлыкка алулары турында да әйтмичә кала алмыйм, чөнки “ВКонтакте“да “Ахманово – online“ төркемендә кызыклы эчтәлекле һәм һәр авылга өлге итеп алырлык бер хатка юлыктым: “Хөрмәтле авылдашлар! Туган авылыгыз Акманнан барыгызга да сагынычлы кайнар сәлам. Авылның хәле түзәрлек бүгенге көндә. 30 апрельдә оештырган өмә дә матур гына үтеп китте. Шактый кеше җыелган иде. Шәһәрдә яшәүче балалар да кайтты. Зират, мәчет, чишмә территорияләре әйбәтләп җыештырылды. Хатын-кызлар мәчетнең эчен дә яхшылап юып чыгардылар. Шулай ук 5 майда яңа зиратның тышына агачлар утыртылды. Яши торган йортыбызны ничек матурласак, мәңгелек йортыбызны да шулай матурларга тиешбез. Йөрәккә шом салып, шыксыз, ялангач булып тормасын ул. Бу өмәләрдә катнашкан авылдашларыбызга да зур рәхмәт! Авыл өчен кылган изгелекләрегез үзегезгә дә игелек булып кайтсын. Тагын бер идеябез бар: 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында катнашучы авылдашларга (һәлак булган һәм исән кайтканнарын да кертеп), зур булмаган истәлекле стелла (һәйкәл) торгызу. Барысының да исемнәрен мәңгеләштерәсе иде... Һәрберсенең хакы зур бит тарихка кереп калырга. Бу изге эшкә булдыра алганча булышыйк, авылдашлар. Авылның рәхмәтен, савабын алыйк! Җыелган акча калса, клуб тирәләрен матур рәшәткә белән әйләндереп алырга кирәк булыр. Бүгенге көнгә кадәр тотылган акчаның папкасы, документ-чеклары мәчеттә Мисбах абыйда саклана. Кызыксынган һәр кеше таныша ала. Авыл җәмәгатьчелеге исеменнән: Гөлфинур апагыз“.

 Шулай хатлар язышып, котлашып, хәбәрләшеп, биниһая зур эшләр башкарып, әлләниләр оештырып, мәш килеп яталар икән болар. Мәкалә героемның хушлашканда әйткән: “Китаплар да, кешеләр дә, барлык дөнья матур булсын! Күңелләрдә матур яшәү дәрте сүнмәсен!“ – дигән сүзләрен блокнотыма эре хәрефләр белән теркәп куйдым. Камиллекнең чиге юк, иҗатыгызда зур уңышлар, шәхси тормышыгызда ак бәхетләр телибез, юбилеегыз белән, Гөлфинур Зәйнулловна!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев