Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышның беренче санлы мәктәбе коллективы район газетасына чират торып язылды!

Әйе, әйе, нәкъ шулай. Бүген әлеге уку йортында Абунәче көне үткәрелде. Мәктәп директоры Рөстәм Гыйлаев иң беренче үзе үрнәк күрсәтте һәм аның кулы бик җиңел булды.

 Әлеге коллективның 21 кешесе район газетасына 2020нче елның беренче яртыеллыгы өчен подписка рәсмиләштерде. Бер сәгать эчендә шулай оператив һәм нәтиҗәле эшләргә булышкан хат ташучы Нурия Шәкүрова һәм мәктәп китапханәчесе Гөлчәчәк Нургалиевага зур рәхмәт!

Укытучылар бу бердәм гамәлләре белән бүген икеләтә, хәтта  өчләтә отыш ясадылар. Беренчедән, 20нче октябрьгә кадәр газета-журналларга ташламалы подписка бара. “Нократ“ка ярты елга язылу бәясе 762 сум тәшкил итсә, ә бу көннәрдә ул нибары 702 сум 42 тиенгә төшә. Әлеге коллектив бердәм язылу сәбәпле,  редакция үткәрә торган махсус акциягә эләгеп, квитанцияләренең күчермәләре лототронга салынды һәм аларның 13нче ноябрь көнне 19.00 сәгатьтә җирле “Мамадыш ТВ“ телевидениесенең туры эфирында “НикО+“ кибете уйнатачак 10 бүләккә ия булу мөмкинлеге бик зур! Шуның өстенә  алар шушы Абунәче көненә әзерләнгән  редакциянең махсус бүләкләренә дә ия булдылар.  Иң мөһиме -  район газетасының ярты ел буе өйгә килеп торуы үзе шатлыклы вакыйга түгелмени!

“Нократ“лы дөнья - канатлы, бергә булыйк, бердәм булыйк!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев