Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышлыларның да күңелләрен җилкендергән “Күңел“

Узган ел башында барыбызга да билгеле “Күңел“ радиосы беренче тапкыр “Ел кешесе“ дигән бәйге игълан итте. Һәм тиз арада эфирга сөрән салып, “Ел кешесе“н эзли дә башлады. Кем ул? Ветеранмы, гади укытучы, табиб, я булмаса завод эшчесе, сабыр гына авыл хужалыгында эшләвен дәвам итүчеме? Халык гомер буе игелек кылучы, башкаларга чын күңелдән ярдәм итүче изге җанлы, һәрьяктан үрнәк итеп куярлык кешеләрне үз араларыннан эзләп табып, хатлар язарга һәм аларны радиостанциягә юлларга тиеш иде. 92,6 FM ешлыгында сөйләүче радио интрига арты интрига корды, радиотыңлаучыларны канатландырды, тапшыруга килгән 37 хатны да эфирда кычкырып укыды...

Һәм менә әлеге гаять  кызыклы бәйгегә  27нче гыйнварда, ниһаять, йомгак ясадылар!  “Яхшылык кылган - аш җыйган!“ – дигән мәкаль дөрес инде. Редакция коллективы җиңүчеләрне һәм җанатарларны Яр Чаллы шәһәренең “Алан“ ресторанында  бергә туплады.  Мәртәбәле жюри әгъзаларының  тугыз номинация арасында  өч  мамадышлыны сайлап алуы күңелләрдә горурлану хисләре уятты! Райондашларыбыз Софья Гарифуллина  - “Хезмәткә тугрылык“,  Миләүшә Хәсәнова  -  “Рухи батырлык“,  Сергей  Сапурин  “Табигать турында кайгырту“ номинацияләрендә җиңүче дипломнарына һәм спонсорларның кыйммәтле бүләкләренә лаек булдылар. Көн геройлары белән якыннанрак танышып китсәк тә ярыйдыр.

Сәхнәгә иң беренче итеп Софья Гарифуллинаны чакырдылар. “Күңел“ радиосы җитәкчесе Рузилә Гатина аның кызы Римма язган хатның эчтәлеге белән таныштыра: “Үзенең тырыш хезмәте белән районыбыз тарихында матур эзен калдырган, ирешкән уңышлары белән Мамадышның данын еракларга  тараткан шәхес безнең әниебез! Районның беренче бишмеңчесе һәм алтымеңчесе булды. Бу күрсәткечләр ул заманның рекордлары иде!  Бөтенсоюз Халык Казанышлары Күргәзмәтсенең өч алтын, бер көмеш медале белән бүләкләнде. Район тарихында моңа ирешкән кеше башка юк. “Хезмәттәге уңышлары өчен“ медаленә, “ТАССРның атказанган терлекчесе“ дигән мактаулы исемгә дә лаек булды. 1985-1990нчы елларда ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайланды. Аны профсоюзларның өлкә комитеты әгъзасы итеп тә сайладылар. Әтиебез Альберт белән, шулай ук беренче булып, гаилә подряды белән сыер сава башладылар. Аларның грамоталарын, бүләкләрен санап бетерерлек түгел. Эшкә бирелеп, кайбер елларда отпускаларын да алмыйлар иде. Бер елны, барыбер, үгетләп, икесен бергә Бәкер шифаханәсенә җибәрделәр. Шунда ял иткәндә ВДНХдан бүләккә бирелгән “Москвич“ автомобилен алырга чакыру килде. Шул көзне Ижауга – заводына барып алып кайттылар. Пенсиягә чыккач та, алтмыш яшенә кадәр сыер сауды, алтмыш дүрт яшенә кадәр үгезләр симертте әниебез. Бүген балалары һәм оныкларына сөенеп, аларга ярдәм итеп гомер кичерә. Без әниебез белән чын күңелдән горурланабыз һәм әлеге исемгә лаек дип саныйбыз!“  Софья апа сәхнәдә хисләрен  тыеп тора алмады: “Күптәннән пенсиядә булсам да, гөрләтеп эшләгән елларны сагынып, горурланып  искә алам.  Ә “Күңел“ радиосын иртән торуга кабызып куям, бөтен яңалыкларны тыңлап барам. Эх, шушыларны бер якыннан күреп сөйләшергә иде дигән хыялым тормышка ашты. Шундый күркәм ресторанда зур тантана оештырып, олы бүләкләр биреп, табын артында сыйлап, күпләгән фотоларга төшереп,  күңелләрне күтәргән, алга таба яшәү дәрте кузгаткан “Күңел“ радиосына рәхмәтләр яусын, өлкәннәрне зурлаган өчен Ходай үзегезне зурласын!“ – диде ул, шатлыклы күз яшьләрен яшермичә.   

“Мамадыш шәһәрендә яшәүче беренче төркем инвалид Миләүшә Сәяф кызы Хәсәнова: “Минем тормышым ике өлешкә бүленгән, аның беренче яртысы - гади кешеләрнеке кебек сау-сәламәт, ә икенчесе - фаҗигадан соң.  1997нче елның 1нче гыйнварында, тормышымның иң кызган, чәчәк аткан бер мәлендә, язмышым тез астыма сукты: үз машинамда автоһәлакәткә очрап, умыртка сөягемне җәрәхәтләдем һәм инвалид калдым. Шуннан бирле минем һәр көнем – көрәш, яшәү өчен көрәш. Һәр туган якты таңның кадерен белеп калырга, заяга уздырмаска тырышам. Мине инвалид дип кызганмагыз, мин җәлләүгә мохтаҗ түгел“, – ди ул. Чыннан да, Миләүшәнең үҗәтлегенә, тырышлыгына, куйган максатларына таба кыю атлавына, үзе ирешкәннәрне башкалар белән уртаклаша белүенә шакката һәм соклана торган. Ул, авариядән җиде ел үткәч, яңадан машина руле артына утырган, кул белән идарә ителә торган машинасы, инвалид коляскасы  белән елына ике тапкыр ерак илләргә сәяхәтләргә кузгала.  Мамадыш инвалидлар җәмгыятенең пресс-секретаре буларак Интернетта бөтен яңалыкларны яктыртып бара. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне (аларны гына да түгел!) тулы канлы тормыш белән яшәргә өнди, аларның социаль статусын күтәрүгә күп көч куя. Үз мисалында үрнәк күрсәтә. Спорт белән ныклап шөгыльләнә, инвалидларның район, республика, бөтенроссия ярышларында катнаша, югары нәтиҗәләргә ирешә. 2018нче елда Татарстанның “Ел хатын-кызы“ бәйгесендә җиңүгә иреште. Менә шушы тулы бер роман язарлык легендар язмышлы, корыч характерлы туташ бүген безнең арабызда. “Рухи батырлык“ номинациясенең җиңүчесе – ул!“, - дип сүзен дәвам итә чараны алып баручы.

 “Табигать турында кайгырту“ номинациясе җиңүчесе дип Сергей Ильич Сапурин табылган. Урман хуҗалыгында 40 ел хезмәт куйган шәхес хәзер шулай ук лаеклы ялда. Мамадыш районының Владимир авылында туып үскән егет Рәхмәт Аланы авылында гомер кичерә. “Кодабыз гаҗәеп киң күнелле, керәшеннәргә генә хас ихлас, гади, кешеләргә игътибарлы, эш урынында таләпчән җитәкче булды. Усали авыл җирлегендә депутат та булып торды. Төбәктәшләренең шактый гына проблемаларын чиште, каршына ярдәм сорап килгән бер генә кешене дә кире бормады. Хәзер дә һәркемгә үзенең акыллы киңәшләрен биреп, ярдәм кулы сузып яши. Аның кылган гамәлләре, эшләгән яхшылыкларының кайтавазы - көнкүреш тормышында, һәркемгә үрнәк гаиләсендә чагыла,“ – дип яза аның хакында  кодагые Рәйсә Муллаәхмәтова.

Мамадышлыларга атап күренекле җырчы, районыбызның Урта Кирмән кызы Гөлсиринь Абдуллинаның җыр бүләк итүе – нур өстенә нур булды, очрашу бер сулышта үтте дә китте. Алга таба да эшләгән изгелекләребездән, кылган яхшылыкларыбыздан ләззәт алып, җаныбызга бетмәс-төкәнмәс энергия туплап, бер-беребезнең уңышларына куанып, кадерләп, матур эшләребезне үрнәк итеп таратып, нык сәламәтлек белән гомер кичерергә язсын.

Рәхмәт сиңа, “Күңел“, гади кешеләрнең күңелләрен шулай җилкендерә, олылый белгән өчен!

Рәсемнәрдә: менә алар - җиңүчеләр! "Күңел" радиосы хезмәткәрләре белән истәлеккә фото.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев