Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышлылар яктыра гыйлем белән!

Ислам динендә гыйлем эстәү бик зур урын алып тора. Моны Коръәннең беренче иңгән аяте дә күрсәтә. Аллаһы Тәгалә әйтә: “Бөтен нәрсәне барлыкка китергән Раббың исеме белән укы!“ (Галәкъ – 1). Районыбыз мәчетләрендә, мәдрәсәдә быелгы уку елы башланып китте. Мөгаллимнәр, шәкертләр үзләрен ничегрәк хис итәләр, нинди уйлар белән яналар? Шул сорауларга җавап эзләп, шәһәребездәге үзәк мәчеткә юл тоттым. Һәм анда тулы бер тормыш сабагы алып чыктым.

 

 

Дүшәмбе. Иртәнге сәгать 9.00. Сыйныфта яше - карты  - барлыгы унбер хатын-кыз җыелган. Һәркайсының алдында - үзләренең пөхтәләп төрелгән Коръәннәре. Мөгаллимнәре – күренекле абыстай Мәзекүрә Рәхимова. Шәкертләр барысы да - гыйлем алуны дәвам итүчеләр, ә яңа хәреф танырга өйрәнә башлаучылар сишәмбе көнне җыелалар. Дәрес башланып китте. “Гыймран“ сүрәсенә җиткәннәр, һәркайсы икешәр аять укый. Мәзекүрә абыстай һәркем артыннан дикъкать белән күзәтеп бара. Аның укучыларга карата әледән - әле: “Ашыкма. Төп гаебең - алдагы хәрефне эләктерергә тырышасың. Тамгаларга игътибар ит. Бер микъдарны төшереп калдырдың. Иҗекләр ясарга өйрәнергә кирәк. Мәдләргә игътибарың җитми. Сөбхалла, булдырдың, үсешең бик зур!“ – дигән  сүзләре ишетелеп тора. Өйгә эш бирелде - “Гыймран“ сүрәсен тагын 10 бит укып киләсе. “Бүгенгә рәхмәт, әйдәгез хәзер әдәп турында сөйләшеп алабыз!“ – ди остазбикә.  Бик кызыклы әңгәмә кордылар. Инде сорауны шәкертләргә мин бирәм: “Шәһәребездә бер дигән мәдрәсә, тагын өч мәхәлләдә мәчетләр бар, алар ник нәкъ менә монысына киләсе иткәннәр?“

  • Мин Мәзекүрә апа белән зираттагы мәчеттән үк бергә. Мәрхүм әнием: “Коръәнне педагогик белеме булган кешедән өйрәнергә тырыш, укытучылар бик ихтиматлап өйрәтә“, - дигән иде. Шулай да бит инде. Мәзекүрә абыстайның үзенә генә хас хикмәтле алымнары бар, бер-беребезгә ияләндек, ул - чын остаз! Без - бер коллектив. Узган ел мәдрәсәгә укуымны камилләштерү буенча факультативка, вәгазь тыңларга  да йөрдем, анда да бик яхшы булды, гыйлемне кая эстәсәң дә, таманга туры килә. Мин Коръәнне 35 тапкыр багышладым. Гарәбчәсе белән беррәттән тәфсирен дә укып барам. Яшәү инструкциясен, Пәйгамбәребез тормышы турында кат-кат укый торгач, гыйлемем белән гамәл кылып, характерымдагы кимчелекләрне шактый уңай якка үзгәрттем, төзәттем. Уку – энә белән кое казу, дип юкка гына әйтмиләр, бишектән ләхеткәчә гыйлем ал, Аллаһ үзе риза булсын! – ди Венера Ганиева.  
  • Күп пенсионерлар бу вакытта телевизордан сериаллар, Малышеваның сәламәтлеккә багышланган тапшыруын карый. Ә мин, үземнән чир эзләп утырмыйм әле: мәчеткә, “Ак калфак“ оешмасының оста куллар түгәрәгенә, җыр ансамбленә ашыгам. Актив булырга, ахирәт турында да кайгыртырга кирәк, яшә бара бит! Мәчеткә йөри башлаганыма дүрт ел, эх, иртәрәк киләсе калган икән, дим! Мәзекүрә абыстайга рәхмәтләрем чиксез. Изге китапны гарәб телендә укырга өйрәтте бит ул мине! Гадел, таләпчән, туры сүзле, җор телле, гомер буе гамәл-гыйбадәттә булган остаз! Инде әнигә, тормыш иптәшемә, әбигә Коръән чыктым, быелгысын абыема багышлыйм, - дип сүзгә кушыла Мәсрүрә Дәминова.

Әйе, Мәзекүрә Хан кызының  86 елга сузылган тормыш тәҗрибәсе зур, халыкка әйтер сүзләре бик күп.

- 90нчы елларда Мамадышка тынгысыз Рифкать хәзрәт килде. Иске зираттагы иске мәчеткә укырга ике класс җыелдык. Халык дингә сусаган, ә остазлар юк. Аның эше, барасы җире күп. Төзелеш эшләре белән дә йөри. Беренче дәрес башлангач, таякның әлиф икәнен танып, “Мин бу хәрефне беләм бит!“ – дип ычкындырдым. Әтинең бертуганы Мөхәррәм абый гарәб алфавитын бәләкәй чакта ук язып кулыма тоттырган иде. Ул кәгазь әле дә исән. Дини теманы су урынына эчкән Шәмсебәдәр әбиебездән кызыгып, шуннан карый-карый, сүзләр язгаладым. Ике комплектлы мәктәптә 1-3 һәм 2-4 сыйныфларга берьюлы белем биргән бар, методикасын беләм. Хәзрәт укытуны гел миңа ышанып тапшыра башлады. Белмәгәнне аннан сорадык, китаплардан карадык, бергәләп өйрәндек. Мин гомерем буе бер нәрсәне һаман аңлый алмыйм: мәктәпләрдә безгә яу белән килгән алман телен керттеләр (мин дә укыттым аны), хәзер инглизчәгә куаналар, татар балаларын нигездә русча укыталар. Ә менә бөтен галәмнең хуҗасы булган Аллаһы Тәгаләнең тормышыбызның барлык уңай һәм тискәре якларын тасвирлаган, дөрес яшәргә өйрәткән изге китабы Коръән иңгән гарәб теленә исләре китми. Кодрәтемнән килсә, бөтен җиһанга гарәбчә өйрәтер идем. Шәкертләрем туган көнемә гарәб хәрефләре белән котлау открыткасы язганнар, сөенечемнән еладым. Иске зираттагы мәчеттә журнал тотмый идем, ә яңа мәчеттәгеләре 300дән артык шәкертем бар. Аллага шөкер, догачыларым күп кала, дип сөенәм. Бер елны егермеләп шәкерт белән бөтенебезгә дә пардан күлмәкләр тектереп, шундый матур итеп укыган идек. Ник хәзер әзәйделәр микән алар?! Шуны аңлый алмыйм! Чынлыкта, Аллаһ каршында иң хәерле гыйлем - Коръән һәм Ислам дине белән бәйле булган гыйлемнәр. Чөнки алар адәм баласын гөнаһлардан саклый, иманын күтәрә, әхлагын яхшырта, җәмгыятьне яхшы якка үзгәртә. Кеше ул гыйлемнәр аркылы Аллаһның барлыгын, бөеклеген таный һәм дөнья тормышының максатын аңлап яши. “Гыйлем иясе яки гыйлем алучы яки гыйлемне тыңлаучы бул, ләкин дүртенчесе булма, ул вакытта һәлак булырсың“. “Әгәр дә Аллаһ берәр кешегә яхшылык теләсә, аны динне аңлаучы итә“ (Бухари). Мин әлеге хәдисләрне һәр кешегә дә амәнәт итеп кабатлыйм! Мөселман кешесе гомер буе дини гыйлемен арттырып торырга тиеш! Килегез мәчетләргә укырга! Аллаһ Тәгалә барчабызга да Үзенә якынайтучы гыйлем алырга насыйп итсен. Әмин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев