Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышлылар тату гаилә яклы!

6нчы июль кичендә шәһәребезнең “Яшьлек“ скверы янәдән шау-гөр килде. Анда бу юлысы Гаилә, Мәхәбббәт һәм Тугрылык көне гөрләде. Илебездә яңа бәйрәм халык күңеленә елдан-ел тирәнрәк үтеп керә, үзенә юл яра бара.

Скверга керүчеләрнең һәркайсын матур киемле биш милләт вәкилләре җырлап-биеп каршы алды. Халык осталарының кул эшләре һәм сынлы-гамәли сәнгать ярминкәсе, мастер-класслар үткәрелде. Балалар өчен махсус мәйданчыкта аниматорлар тарафыннан төрле кызыклы уеннар оештырылды, аттракционнар гөрләде.

Муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов һәммәбезгә дә тату гаилә тормышы теләде, юбилярларны җылы тәбрикләде. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхмәтшина, бәйрәм партнеры - “Кояш һәм Ай” гаилә мөнәсәбәтләре үзәге җитәкчесе Айгөл Нурисламова да иң изге теләкләрен җиткерделәр. “Тормышларыгыз мул, балаларыгыз тигез, оныкларыгыз тәртипле - инсафлы, үзегезгә бәхетле тормышта парлашып, озак еллар саулык белән гомер итәргә язсын!” – диләр алар.

Районыбызда “Мәхәббәт һәм Тугрылык өчен“ медаленә лаек булган 11 гаилә бар. Быел алар сафына тагын ике күркәм пар өстәлде: Дүсмәт авыл җирлегеннән Черновлар һәм Югары Ушма авыл җирлегеннән Шакировларга олуг бүләк тантаналы тапшырылды. Анастасия Алексеевна һәм Семен Николаевич Черновлар бергә тормыш коруларының 60 еллыгын – бриллиант туйларын билгеләп үтәләр. Алар өч кыз һәм ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Балалар, әти-әниләре үрнәгендә, барысы да күркәм гаиләләр корып, тату гомер кичерәләр. 9 онык һәм 6 оныкчык – нәсел дәвамчылары.

Бибиәминә Мөбарәк кызы һәм Хәйрулла Гарип улы Шакировлар инде 65 ел бергә яшиләр. Икесе дә – мәгариф ветераннары. Хәйрулла Гарипович Югары Ушма мәктәбендә тарих укыткан, аннары директор булган, ә Бибиәминә апа шул мәктәптә балалар күңелендә 42 ел буе татар теле һәм әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләгән. Ике ул һәм ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә 9 онык һәм 7 оныкчыклары бар.

 25 ел бергә тату гомер кичергән көмеш юбилярлар – Лисиннар, Масловлар, Әгълиевлар, Сергеевлар, Чумановлар гаиләләрен дә хөрмәтләделәр. Быел игезәкләре туган Әгълиевлар һәм Габдуллиннар гаиләләре дә тәбрикләүләр кабул итте. “Ак калфак” фольклор ансамбле күрсәткән туй йоласы, “Радуга” балалар бакчасының “Фәрештәләр” биюе, лотерея уйнату күренешләре бәйрәмгә нур өстенә нур булды. Җәйнең җылы, матур төнендә искиткеч бәйрәмгә җыелган мамадышлылар, тату бер гаилә булып оешып, татар эстрадасы йолдызларының  чыгышын тыңлап рәхәтләнде, бергәләп күңел ачты. Әйе, гаиләгә багышланган бәйрәмнән беребез дә читтә кала алмый, гаилә – һәрберебез өчен таяныч һәм иң җылы учак!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев