Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышлылар Совет урамыннан скандинавиячә йөрделәр

Сәгать 13.00. Балалар сәнгать мәктәбе янына скандинавиячә йөрүче бер төркем өлкән яшьтәге хатын-кызлар җыелган. Физик активлыкның әлеге төренә аларның күбесе үзбелдекләре белән тотынган, “Кайгырту“ комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә башлап, дәвам итүчеләр дә шактый.

Бүген бу төркем өчен мастер-классны, Мамадышта “Бердәм Россия“ көненең #здоровоебудущее#здоровыйтатарстан Сәламәтлек марафоны кысаларында, Казандагы скандинавиячә йөрүнең рус мәктәбе инструкторы Анна Бурлаченко үткәрде. Ул 2015нче елда Санкт-Петербургта махсус курслар тәмамлаган. Төз һәм сәламәт гәүдә серләрен яхшы белгән Укытучы гаять киңкырлы шәхес булып чыкты. Минем интервью алырга, дип килгән журналист икәнемне белгәч: “Шулай тизрәк аңларсыз!“ - дип кулыма скандинавия таягы тоттырып куйды, әйткәннәрен башкаларга кушылып үтәп баруымны үтенде. “Иң мөһиме – хәрәкәтләнә башлагыз, калганы үз вакыты, чираты белән килә. Сабый тәүге адымнарын атлаганда аңа берәү дә дөрес йөрмисең, дип әйтми бит. Ата-анасы булышкач, бала шатланып йөгереп китә. Шуңа күрә, дөрес йөримме, юкмы, дигән төшенчә, үз фикерегез генә. Сезнең терәк-хәрәкәтләнү аппаратыгызның нинди функция үтәве, хәрәкәт амплитудасына, кул-аякларыгызны болгый алу дәрәҗәсенә бәйле. Бөтен гәүдәгезне тулы хәрәкәткә китерттерү, күнегүләр билгеләү өчен, белгечкә сезгә бер үз салу да  җитә. Саф һавада “таяк“ белән йөрү олы кешеләрнең физик, психологик халәтенә яхшы тәэсир итә. Дөрес йөрү, гап-гади хәрәкәтләнә башлау ул!“ – дип башлады сүзен остаз. Тулы канлы тормыш белән яшәү, мәхәббәт һәм шатлык серләренә дә төшендерә башлады. Совет урамында тренировка уздырды, яңа төр адымнар өйрәтте, үзенең күзәтүләреннән чыгып, һәркемнең үзенчәлеген исәпкә алып, шәхсән рекомендацияләр бирергә дә өлгерде, күпләгән сорауларга җаваплар бирде.

Тән, зиһен, җан сәламәтлегенә омтылучыларны, гадидән катлаулы юл узып, яхшы нәтиҗәгә ирешергә теләүчеләрне Казанга дәвалау - сәламәтләндерү буенча  практик сессиягә, мөстәкыйль дәресләргә дә чакырды. Карап торышка бик гади генә тоелган таяклар, күнегүләр сәламәтлеккә искиткеч уңай тәэсир ясаганына тагын бер кат инандык. Скандинавиячә йөрүчеләр бергәләшеп данлыклы КамАЗ машинасы янында фотога төштеләр, мәртәбәле кунаклар белән аралаштылар, булачак президентка үзләренең теләкләрен яздылар... Менә бит сәламәтлеккә таба ясалган бер адым никадәр күңелле - истәлекле мизгелләр бүләк итте Мамадыш пенсионерларына.
Алсу Спиридонова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев