Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышлылар Әниләргә мәдхия укый

Яңа гына “Нократ“ газетасы редакциясендә бик күңелле бер тантана булып алды. Аналар көненә багышлап игълан ителгән “Әнигә мәхәббәт белән“ дигән бәйге җиңүчеләрен котладык.

Анда балалар да, өлкәннәр дә актив катнашты. Аларның әниләргә карата тирән мәхәббәт белән сугарылган, гыйбрәтле, тирән эчтәлекле мәкаләләре барысы да газетабызда дөнья күрде. Бәйгенең нәтиҗәсе түбәндәгечә: өлкәннәр арасында Габделхәлим Сәлахов – беренче; Суфия Мөгътәсимова – икенче; Ләмига Җикшимбеева һәм Гөлия Сөнгатуллина өченче урыннарны яуладылар. Мәртәбәле жюри укучы балалар арасында урыннарны аерым билгеләргә дигән карарга килде: Лилия Гыймазова – беренче; Руфинә Минниязова – икенче; Искәндәр Нәҗмиев өченче урынга лаек булды. Конкурста актив катнашкан Анжелина Апушевага да махсус бүләк бар.

Җиңүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да иҗади уңышлар телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X