Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышлылар мультфильм ясауда катнаша

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын каршылау кысаларында ТР Мәдәният министрлыгы һәм "Татармультфильм" берләшмәсе "Татарстан гасыры" ("Век Татарстана") проекты игълан иткән иде. 12нче сентябрьдә ТР Мәдәният министрлыгында аны рәсми төстә тәкъдир итү һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. Бәйгедә җиңү яулаган шәһәребезнең композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе укучысы Гүзәл Курбатова (укытучысы Ришат...

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын каршылау кысаларында ТР Мәдәният министрлыгы һәм "Татармультфильм" берләшмәсе "Татарстан гасыры" ("Век Татарстана") проекты игълан иткән иде. 12нче сентябрьдә ТР Мәдәният министрлыгында аны рәсми төстә тәкъдир итү һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. Бәйгедә җиңү яулаган шәһәребезнең композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе укучысы Гүзәл Курбатова (укытучысы Ришат Низамиев) да бүләкләнде. Әлеге проектны гамәлгә ашыруда актив катнашкан өчен Мамадыш муниципаль районына да махсус диплом тапшырылды. Аны район мәдәният бүлеге начальнигы Степан Спиридонов кабул итеп алды.

"Татарстан гасыры" («Век Татарстана») - халык мультфильмы. Проект ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан гамәлгә ашырылган. Мультфильмны иҗат итүдә 7-13 яшьлек 30 мең баланың 30 меңнән артык рәсеме һәм 500 шигыре файдаланылган. Ул "Иҗат итүдә балалар иң күп катнашкан мультфильм" формулировкасы белән Россиянең Рекордлар китабына кертелгән. Россиядә башка мондый проектның булганы юк.

Алсу Спиридонова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250