Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышлылар "Мохтаҗларны авыз ачтыруга өлешеңне керт" акциясендә актив катнаша

Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте быелгы Рамазан аенда ифтар кылдыруның (авыз ачтыру) азык төлек җыелмаларын мохтаҗларның өйләренә таратып бирү ысулын тәкъдим итте.

Мамадышка Казаннан 100  пакетта VIII Республикакүләм ифтар җыелмалары җибәрелде. Алар мохтаҗларга, күп балалы гаиләләргә, ялгыз яшәүче ураза тотучы кардәшләребезгә өләшенде.

 

Бу  нисбәттән, Мамадыш мөхтәсибәте "Рәхимле" мәчете дә әлеге  чарага кушылып, "Мохтаҗларны авыз ачтыруга өлешеңне керт" дигән районкүләм хәйрия чарасын башлап җибәрде. Фидиясен чыгарып, авыз ачтырырга теләүчеләр яки авыз ачтыруда өлешчә ярдәм итеп ялгызларны, ятимнәрне, мохтаҗ гаиләләрне  сөендерергә теләүчеләр 89196357754 телефон номерына беркетелгән картага үзегез теләгән сумманы күчереп, бу изге  саваплы гамәлдә катнаша аласыз. Бу чара Рамазан ае дәвамында бара. Азык-төлек пакетлары исемлек белән адрес буенча өләшенә. Үткәрелгән чара буенча исәп-хисап эшләре ватсапта мөхтәсибәт төркемендә  яктыртылып бара. Әлеге чара буенча сорау һәм  тәкъдимнәрне, карта аша акча күчерү мөмкин булмаганда нишләргә, ярдәм күрсәтелергә тиешлеләрнең исем, адресларын түбәндәге телефон номерлары аша белешә аласыз. 89196357754 - Әлфирә абыстай, 8917266203 - Нурфия абыстай, 89196352943 - Илһам хәзрәт.

 Ифтарларыбыз, тоткан уразаларыбыз, Рамазанда кылган изге гамәлләребез кабул булсын! Ифтар кылдыручы  игелек ияләренә Аллаһы Тәгалә ураза тоткан савапларын бирсен, игелекле гамәлләрегез үзегезгә меңе белән кайтсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев