Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышлылар Куркынычсызлык Советы утырышында катнашты

Казан Кремелендә Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Советының, республикада хокук тәртибен тәэмин итү буенча Координацион киңәшмәнең һәм террорга каршы көрәш комиссиясенең уртак утырышлары булып узды.

Эшлекле чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үтә. Сөйләшү муниципалитетлар белән видеоэлемтә режимында оештырылды. Хакимият бинасының киңәшмәләр залында трансляцияләнгән утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Дәрҗеманов, терроризмга каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Олег Рылов, эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Леонид Усачев һәм башка җаваплы затлар катнаштылар. Киңәшмә барышында өч тема яктыртылды. Иң элек ТР муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында “Куркынычсыз шәһәр“ аппаратлы-программа комплексының үсеше хакында сөйләштеләр. Олег Рылов әйтүенчә, бүгенге көндә шәһәребездә әлеге программа буенча 20 видеокүзәтү камерасы эшли. Алар үзәк урамнарга, юл чатларына, җәмәгать урыннарына урнаштырылган. Моннан тыш, “Куркынычсыз ишегалды“ программасы да эшләп килә. Аның максаты – күпфатирлы йортлар территорияләренә видеокүзәтү җайланмалары урнаштыру. Идарәче компания җитәкчесе Нияз Мөхәммәтханов искәртүенчә, бүгенге көндә бездә шундый 18 камера исәпләнә. Күп кенә оешмалар, сәүдә нокталары территориясендә үзләре урнаштырган камералар да шактый. Республика утырышында әйтүләренчә, бу тема аеруча актуаль. Узган ел Татарстан буенча 669 җинаять эшен һәм 5000нән артык административ хокук бозуны ачыкларга нәкъ менә видеокүзәтү җиһазлары ярдәм итүен искә алсаң, аларның әһәмияте чыннан да зур.

Утырышта күтәрелгән чираттагы мәсьәлә “ТР су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрү турында“ иде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин хәбәр итүенчә, 2017нче елда республика сулыкларында 94 кеше һәлак булган. Шуларның дүртесе Мамадыш районы өлешенә туры килә. Аннан алдагы 1-2 елда җөмһүриятебездә ел саен 130-150 кеше су корбаны булган. Докладчы әйтүенчә, вафат булучыларның 75% хезмәт яшендәгеләр, 17% исерекләр. Күңелсез хәлләрнең 42% ял һәм бәйрәм көннәрендә искәртелгән. Моннан чыгып, муниципалитет җитәкчеләрен һәм җаваплыларны бу мәсьәләгә игътибарны арттырырга, аңлату эшләре алып барырга чакырдылар. Билгеле булганча, шәһәрнең төньяк өлешендә яңа бассейн төзелеп килә. Быел мондый объектлар республика буенча 8 төбәктә ачылачак. Рөстәм Миңнеханов, шул рәвешле республикада су коену биналары буенча проблема кимүен, бассейннарда бигрәк тә балалар өчен йөзәргә өйрәтү дәресләре оештыру зарурлыгын ассызыклады.

  

Фото: Официальный Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев