Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышлы Земфира Фәттаховадан шарлотка рецепты

Бу шарлотканы ясавы бик җиңел, тәме бик тәмле. Оныкларым аеруча ярата.

Дүрт йомырканы яхшылап туглыйбыз һәм шуңа бер стакан шикәр комы өстибез. Чәй калагының очына гына сода алып, аны аш серкәсе белән сүндерәбез. Яки рыхлитель куллансаң да була. Шуңа 1-1,5 стакан он салып яхшылап болгатабыз да, табага агызабыз. Алманы кем ничек тели – шуның кадәр турый ала.

Тагын бер сер: ябышмасын өчен табаны эретелмәгән ак май белән майлыйбыз, манный ярмасы сибәбез. 180 градуста җылытылган духовкага тыгып 25 минут пешерәбез.

Тәмле булсын!

Фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев