Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышлы Йолдыз Мөхәммәдиева - “Алтын куллы әнием”

Мамадышлылар кайда да югалмый, булдыра!

“Болгар радиосы” Әниләр көне уңаеннан “Алтын куллы әнием” дип исемләнгән бәйге оештырды. Теләгән һәр кеше әнисенең иҗат җимешен фотога төшереп  радиога юллады. Сайтта аларның эшләренә тавыш бирү оештырылды. Шушы күркәм конкурсның җиңүчеләре арасында мамадышлы Йолдыз Мөхәммәдиева да бар. Ул Мамадыш шәһәрендә яши, район мәгариф бүлегендә методист булып эшли, өч бала әнисе. Буш вакытында картиналар чигә, татар милли орнаментлары белән урындык япмалары, мендәрләр, келәмчекләр тукый, бакчачылык белән шөгыльләнә, искитәрлек чәчәкләр, гөлләр үстерә.

  • Беркөнне төпчек кызым Зөлфия шалтырата: “Әни, мин синең келәм тукып утырган фотоңны “Болгар“ радиосына конкурска җибәрдем, аптырап калма, яме“, - ди. Бәйгегә барлыгы 72 фото кабул ителгән. 11 ноябрьдән 24 ноябрьгә кадәр  bolgarradio.com сайтында фотолар өчен тавыш бирү барачак, иң күп лайк җыючы өч кешегә бүләкләр вәгъдә итәләр икән. Ачып карадым да, моның белән максатчан шөгыльләнергә вакытым юк, дип, ябып куйдым. Берзаман төрле авыллардан укытучылар шалтырата башлады: “Ай- яй матур эшләр башкаргансыз, андый һөнәрегез дә барлыгын белми идек, кулыгыз, чыннан да, алтын икән, чын күңелдән лайк куйдык“, - диләр. Шуннан китте инде җиңү өчен көрәш. Минем өчен тавыш биргән туганнарга, якыннарга, хезмәттәшләремә рәхмәтем зур. Уртак җиңү булды бу. Шулай итеп, һич көтмәгәндә, уйламаганда “Болгар“ радиосында бик күңелле, эчтәлекле тамашада булып кайттым. Коллектив безне бик җылы каршы алды, бәйге иганәчесе, “Сельхознаб” җәмгыяте директоры, эшмәкәр Фәнис Гатин уңган, гүзәл затларга рәхмәтен ирештерде һәм узып киткән Әниләр көне белән котлады. Чәй өстәле артында чын күңелдән сөйләшү, бүләкләү тантанасы узды, ТНВ бездән интервьюлар алды... Башка конкурсантлар белән дә якыннан таныштык. Бәйгедә оста пешекче буларак беренче урынны яулаган сарманлы Рәйсә Харисова  ире белән 7 бала үстерә, 35 баш терлек тота, балалар бакчасы мөдире булып эшли. Ул тумышы белән районыбызның Югары Сон авылыннан булып чыкты. Мамадышлылар кайда да югалмый, булдыра!

 Татар милли бизәкләре белән келәм туку, чигү һәм башка кул эшләре буенча мастер-класслар үткәрерлек материалны күптән тупладым, хәзергә вакытым тыгызрак, чынлап торып өйдә утыра башлагач, әлбәттә шөгыльләнермен дип планлаштырам, - ди Йолдыз Сәяф кызы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев