Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышлы Рәмзия Биктаһировадан кәбестә пирожкилары

Бик тәмле була, сез дә пешерегез.

Кәбестәне турап, кәстрүлгә су, тоз салып, пешерергә куям. Бик каты пешермичә, дуршлагка салам. Суын агызып, суынгач, тагын бер кат кул белән кысып, суын чыгарып бетерәм. Кишерне эре угычта кырып, әз генә көнбагыш мае салып, йомшарганчы табада кыздырам. Шуңа кәбестәне өстәп, май салып, икесен бергә болгатып, тагын әзрәк кыздырып алам. Кишер кушмыйча да була, кем ничек ярата, төрле вариантлар бар. Май урынына каймак өстәргә дә ярый. Камыр өчен: бер бармак башы чи чүпрә, (күп салмаска тырышам, минем чибәр чүпрә барыбер кабара), бер чәй калагы шикәр, 2 чәй калагы он туглап, батарея өстендә кабартып алам.

 Җылы суга бер чеметем тоз, шикәр салып, каймак өстәп (хуҗабикә үзе чамалый күпме кирәк икәнен), иләгән он өстәп (кислородка баета) камыр басам. Ахырда көнбагыш мае өстим. Кабарган камырдан шарчыклар ясап, аларны әз генә ял иттереп алам. Камыр йомшара, тиз җәелә.

Шул шарчыкларны җәеп, әзер эчлекне салып чыгам да, пирожкилар бөгәм. 5 минут тоткач, духовкага тыгам. Йөзләре килгәч, алам. Эретелгән сыер мае белән пирожкиларны майлап чыгам.

Фото из личного архива

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев