Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышлы Мөнирә Нәбиуллина иманлы чәйгә чакыра!

Иван чәй, безнеңчә иман чәйне җыярга вакыт җитте, җәмәгать!

Вакытында җыеп калырга онытмыйк, дип исегезгә төшерүем. Аны, әлбәттә,  барыбыз да әзерли беләбез, шулай да, үземнеке белән уртаклашыйм әле, бәлки кемгәдер кирәге чыгар. Интернетта да бик күп төрле рецептлар бар, кирәксенгән кеше аннан да кереп карый ала. Миңа бер абый өйрәтте. Ул: “Күп еллар гел шушы чәйне эчәм, файдасын күрдем“, - диде.

 

Мин аны кара төстәге сумка пакетка җыям. Шуны каты итеп басып тәгәрәтеп, кысып, таптап бетерәм. Моңа берничә минутлап вакыт үтә.  Рулон кебегрәк килеп чыккач, пакеты белән җылы, кояш кыздырган урынга бер тәүлеккә куям. Шунда җылынып, дымланып, тәмле исләр чыгарып, әзер була. Аннан, иттарткычтан чыгарып, духовкада, түбән температуга куеп, киптерәм. Ничә сәгать кипкәнен әйтә алмыйм, күңел булганчы инде. Агач кашык белән даими болгаткалап торам. Хәзерге минутта безнең өйдә шул хуш тис. Кызганыч: исен сезгә җибәрә алмыйм. Кичә җыйдым, бүген эшкәрттем.

Гел кибет чәе генә эчмик. Мин чәйләрне аралаштырып ясыйм. Бер зур савытка күп төрле үләнне кушып куя башладым. 4 ел хәзер көн саен үләннән башка чәй эчкән юк. Кара чәйгә мәтүшкә, мөтлек салып эчәргә дә була. Аңа кушарга башка төр үләннәрем дә бик күп. Тигәнәк чәчәген дә җыеп, киптерәм. Каяндыр укыган идем файдасы күп дип. Җыйганда ул туп кебек була, кипкәч, чәйгә үләннәр арасына икешәр чәчәк салам. Гөлҗимеш чәен күп эчәргә ярамый дип ишеткәнем бар, һәр үләнне аз азлап кына кушарга кирәк шул. Иван чәйне гел эчеп торсаң да ярый, диләр.

Килегез кунакка: бергәләп үлән чәйләре эчәрбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев