Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышлы Миләүшә Хәсәновадан - чебрик.

Бүгенге ял көнендә сыйланып өйдә ятудан да яхшысы булмас! Хәзер тагын бер рецептка тукталып китәбез.

Камыр: ярты литр җылытылган сөткә кечкенә пакет коры чүпрәне салып, җебеп беткәнче болгатабыз. Икенче савытта 150 грамм ак май эретәбез. Өченче савытта 2  йомыркага 4 олы аш кашыгы шикәр комы, ярты чәй кашыгы тоз, ванилин салып, күперткәнче болгатабыз. Барысын да олырак савытта кушабыз да, куе итмәскә тырышып, он өстибез, яхшылап болгатып, җылы урынга кабартырга куябыз. Камыр әзер булгач, өлешләп бүлеп, зур итмичә, җәябез, стакан белән ничә чеберик чыгачагын чамалап, эчлек салабыз. Өстенә икенче җәймәне каплап, кабарып торган урыннардан стакан белән ябыштырырлык итеп, каты гына басып, кистереп алабыз.

 Эчлегенә: шоколад кисәкләре, бананны тәгәрмәчләп турап, куе кайнатма, куе баллы сөт, катырылган төшсез чия, карлыган, алма, кыскасы, суыткычыгызда агып чыкмый торган нинди баллы тәмлүшкәләр бар, бөтенесен дә салырга мөмкин.

 Әзер чеберик тактада аз гына кабаргач, кызган сыек майга салып пешерәсең. Бик майлы булмасын дисәгез, салфетка өстенә куя барып, маен сеңдерергә мөмкин. Өстәлгә биргәндә өстенә шикәр пудрасы сибегез.

 Менә шулай: барлык диеталарга үч итеп, бүген үземнең яраткан, кыздырылган, супер калорияле, “сәламәтлеккә зыянлы“ чебрикләремне пешереп ашадым әле!  Кәеф тә күтәрелде. Тәмлелеген тасвирлап бетерерлек сүзләр таба алмыйм, рецептын газета укучылар белән уртаклашырга булдым.  Ә сез үзегезгә карагыз, яме...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев