Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышлы Лилия Мартыновадан язгы салат рецепты.

Яз көне безнең организмга витаминнар җитәмәгәне һәммәбезгә дә мәгълүм. Моннан чыгу юлын мин төрледән-төрле яшелчә салатларында күрәм. Гомумән, яшелчәне һәрвакыт еш ашап торырга кирәк.

Ингридиентлар: помидор, кыяр, болгар борычы, сельдерей, яшел борчак, салат яфраклары, авакадо. Аларны тәлинкәгә турыйбыз.  Сарымсак сытабыз, бераз кедр чикләвеге салабыз, лимон согы өстибез, тәменчә тоз сибәбез, зәйтүн мае белән болгатабыз. Өстен лимон һәм киви телемнәре белән бизәргә була. Искиткеч тәмле һәм иммунитетны күтәрү өчен бик файдалы салат килеп чыга.

Мин тагын мондый вариантны да бик ошатам: редиска, кыяр, кишерне кыргыч аша чыгарабыз, сельдерей, кызыл суган, салат яфракларын ваклап турап салабыз, тәменчә тоз өстәп, үзегез теләгән сыек май белән болгатабыз. Өстен салат яфраклары белән бизибез.

Монысын да еш ясыйм: кәбестә, кишер, кызыл чөгендерне кыргыч аша чыгарабыз,  сарымсак сытабыз, каймак, майонез яисә май белән болгатабыз.

Тәмле булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев