Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышка Әбиләр чуагы кайчан килә

Һава торышы бик матур тора. Җиләкле җәй, чәчәк түшәлгән болыннар, сайрар кошлы иртәләр яңадан кайтыр кебек.

Күңелне ымсындыра, өметләндерә, үртәп ала. Мондый көннәрнең санаулы булуын, алда көзләр, кышлар икәнен белсәк тә, җәйнең үтеп китүенә күңел әле ышанмый. Алтын көзләр җиткәнен аңлау өчен, бер тапкыр урманга чыгып керү җитә. Тирә-як алтын буяуга манылган. Атлаган саен, аяк астында сары яфраклар кыштырдый. Җәйге көн дип алданмагыз, табигать байлыкларын җыеп калыгыз, тиздән боларның берсе дә булмаячак, дип кисәтә сыман алар.

 

Әбиләр чуагы Татарстанга соңрак – салкыннардан һәм яңгырлардан соң, сентябрь уртасында киләчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде.

“Республикада берничә көн дәвамында булган җылы һәм кояшлы һава торышы салкын җәйнең үзенчәлекле дәвамы булып тора. Тик моннан соң, һичшиксез, “күчеш” булачак - атмосфера фронтлары, циклоннар һәм салкыннар киләчәк. Шуннан соң без температураның янәдән күтәрелүен күзәтә алачакбыз. Бу инде классик әбиләр чуагы булачак”, - диде профессор.

Татарстанда әбиләр чуагы вакытында коры һәм җылы һава торышы булачак. “Гадәттә, 20-25 градуска кадәр җылы һава торышы була. Бу вакыт сентябрь урталарыннан билгеләнә һәм ике көннән алып ике атнага кадәр, ә кайчагында бер айга кадәр сузыла”, - диде ул.

“Әбиләр чуагы чоры даими түгел һәм ул берничә тапкыр булырга мөмкин, шуңа күрә көзен яхшы һәм җылы һава торышы берничә тапкыр кабатлана ала”, - дип тә өстәде галим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев