Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш җырчысы Марат Локманов: “Һәр җырның үз нуры бар!”

Досье: ФИО: Марат Галимҗан улы Локманов. Туган җире, вакыты: 1965нче елның 25нче июнендә районыбызның Иске Завод авылында. Эш урыннары: Иске Завод авылы клубы мөдире, район мәдәният бүлеге инстуктор-массовигы, сәнгать җитәкчесе, Казанда Сара Садыйкова исемендәге фонд киңәшчесе, төрле концерт бригадаларында җырчы һәм алып баручы, профессиональ тамада, шәхси эшмәкәр, хәзер район мәдәният йортында автоклуб һәм “Ак калфак“ фольклор төркеме җитәкчесе. 36 ел хезмәт стажы бар. Бүләкләре: ТР Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен“ күкрәк билгесе, Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының “Фидакарьлек өчен“ медале, Шәйхи Маннур исемендәге премия, төрле дәрәҗәдәге күпләгән мактау грамоталары.

-Марат, синең сәхнәдәге күпьеллык иҗатыңны игътибар белән күзәтүче, җырларыңны тыңларга яратучы башияр буларак,  күңел түремдәге хөрмәтемне белдерәм, яңа гына Шәйхи Маннур исемендәге премия алуың белән чын күңелдән котлыйм.

-Районыбызда сәнгать кешеләрен, иҗат әһелләрен шулай зурлаганнары өчен зур рәхмәт, чыннан да, бик мәртәбәле бүләк булды.

-Татар халык көйләрен бигрәк аһәңле итеп, үзеңә генә хас мелизмнар белән башкарасың, ничек отасың син аларны?

-Халыкның үзеннән. Әти-әнием дә матур җырлыйлар иде. Хәтерлим: җиденче сыйныфларда укыган чак булгандыр, Шәмсениса әбиемә кунакка кердем дә, бусагада тукталып калдым. Ул инде тугызынчы дистәсен ваклый, зиһене дә чуала башлаган иде. Тәрәзәгә караган да “Олы юлның тузанын“ суза. Шулкадәр чын күңеленнән бөтен куплетларын җырлап чыкты. Андагы сагыш-моңны тасвирларга сүзләр таба алмыйм... Шуннан соң озакламый гүр иясе булды ул. Бу җырны башкарган саен әбием күз алдына килә дә, күңелләрем тула. Һәр җырның үзенә күрә бер нуры, тарихы бар.

-Балачак елларыннан тагын нәрсәләр истә калган?

-Башлангычта укыганда мәктәпкә гел соңга кала идем. Җыенып кына бетәм, сигезенче яртыда радиодан: “Татарстан башкаласы Казан сөйли!“ – диләр дә, иртәнге концертны башлыйлар. Кара радиоалгычның төбенә үк килеп утырам. Шундый матур җырлыйлаааар, ничек ташлап китәсең?! Укытучыбыз Мәхмүт абый сыйныфташ малайларны берничә тапкыр артымнан җибәреп карады, аннары: “Ярар, концерт беткәч, үзе килә ул“, - ди торган булды.  Шулай бервакыт, мәктәп балалары белән авыл клубында концерт куйганда җырладым да, халык, гөрләтеп кул чабып, янәдән сәхнәгә чакырды. Укытучыбыз Фагыйлә апа: “Тагын берәр җыр беләсеңме?“ – дип сорады. “Беләм“, - дигәч, артымнан этеп чыгарып җибәрде.

Сары чәчәк өзмәгез,

Сары чәчәкләрне өзеп,

Ялгыз кала күрмәгез...

Тамашачылар тагын алкышлады. Тик сәхнә артында көтеп торучы Фагыйлә апа гына: “Иштең ишәк чумарын! Мәхәббәт турында җырларга башың яшь бит әле синең! Икебезгә дә эләгә инде хәзер!“ – дип каршы алды. Эләкмәде тагын. Китапханәдән чыкмый идем. Бик иртә укырга өйрәндем. Фагыйлә апа “иртәнге политинформация“ дәресләрендә газеталардагы көн темасына хәбәрләрне миннән кычкырып укыттыра, сорауларга җаваплар бирдерттерә иде. Дикция, җаваплылык өстендә каты эшләгән. Дүртенчегә Югары Ушма мәктәбенә килдек, анда мине “Гүзәллек дөньясы“ секторы җитәкчесе итеп куйдылар. Рафит Сәлимов Казан дәүләт мәдәният институтында укыганда практикага кайтып, “Әллүки-бәллүки“ дигән түгәрәк ачты. Безне скетчлар куярга, сәхнә культурасына өйрәткән кеше ул. Мине трибунага чыгарып бастырып колхоз председателе нотыгын сөйләткәне хәтердә. Шул вакытта ук артист булырга карар кылган кеше идем инде мин. Тагын авылга килгән артистларның күзенә чалынып, гел араларында бөтерелеп, аларга охшарга, аларны кабатларга тырышып йөргәнем истә калган.

-Шундый образлы итеп сөйлисең, гел тыңлыйсы гына килеп тора. Сәхнә тәмен балачактан татып караучылар күбесе артист булырга  хыяллана. Авыл баласының максатына таба барганда нинди “киртәләр” җимерүе турында тәфсилләбрәк сөйлә әле, башкаларга да гыйбрәт, үрнәк булсын.

-Сигезенче класстан соң әти мине Казанга музыкаль училищега алып китте. Тыңладылар да: “Синнән җырчы чыгачак, тик әле хәзер яшүсмерлекнең күчеш чоры, кычкырып сөйләшергә дә ярамый, тавышыңны сакла“, - дип кайтарып җибәрделәр. Унынчыны бетергәч, тагын Казанга юл тоттым. Мәдәният институтына керергә баллар җитмәде, мондый хәбәр белән кире авылга кайтуны хурлык санадым. Киттем консерваториягә. Имән ишекләрне ачып кердем. Берәүнең операдан өзек җырлаганы колагыма чалынды. Чинапмы-чиный. “Юк, бу – минеке түгел!“ – дип, куркып, артка чигендем. Йөрим шулай Бауман урамында нишләргә белмичә. Бер белдерүгә күз төште: 20нче санлы училищега слесарь, эретеп ябыштыручылыкка укырга чакырганнар. Ахырдан бәләкәй хәрефләр белән генә культорганизаторлар да әзерлибез дигән җире дә бар. Язуны баганадан алдым да, киттем күрсәтелгән адрес буйлап. Бик әйбәт училище булды ул минем өчен. Өч көн укыйбыз, өч көн Төзүчеләр мәдәният сараенда практика үтәбез. Шунда дәрәҗәле артистлар, сәхнә әһелләре белән турыдан-туры эш йөртә башладым. Эшчеләр тулай торагына тәрбияче булып урнаштым, эш хутка китте. Үзем өчен бик кирәкле һәм файдалы тормыш сабаклары алдым. Әтидән: “Малаең кайда укый?!“ – дип сорыйлар икән. “Тел бистәсе булырга инде!“ – дип җавап биргән. Аннары авылга кайтып Иске Завод клубында биш ел эшләдем.  Колхозның комсомол секретаре да булдым. Ул елларда авылда тулы канлы тормыш белән яшәдек без, үткәрмәгән чара калмады. Алабуга культура-агарту училищесын, квалификация күтәрү курсларын тәмамладым. Район мәдәният йортына кассага эшкә алдылар. Концерт бригадасы оештырып, җәй буена махсус хисапка (спецсчет) акча эшләргә авылларга, башка районнарга чыгып киттек. Гастрольләрдә йөрүче артист тормышының рәхәтлеген тоеп алганнан бирле бер урында гына утырасым килми, күңел һаман еракларга, сәхнәгә, халык арасына ашкына. Йөргән таш шомара.

-Сәхнәдә сиңа еш кына пародияләр ясыйлар. Аларны ничегрәк кабул итәсең, ачуың киләме?

-Уңай карыйм. Бездән генә калмаган, бөтен дөньясында бөтен артистларга ясыйлар инде ул пародияне. Ул бит пиар, антиреклама да - реклама. Кайберләренә әлбәттә түзәргә туры килә, кешенең шәхси сыйфатларыннан мыскыл итеп көлүне хупламыйм. Сәхнәдә чама хисен беркайчан да югалтырга ярамый, ахырдан барыбер бер матур фикер китереп чыгара белергә кирәк. Алданрак үземә әйтсәләр, сорасалар, бу юнәлештә күп киңәшләр дә бирә алам.

-Сиңа көнләшү хисе хасмы?

-Матур, гүзәл холыклы, мәгърифәтле, бай, талантлы, иманлы кешеләргә тартылу, үрнәк алу, ак көнләшү бардыр, әлбәттә. Кара эчлелек гомердә дә булганы булмады. Эчемдәге – тышымда. Нәрсә уйлыйм, шуны әйтәм. Шул телем, туры сүзлелегем аркасында үкенергә дә туры килә кайчак.

- Марат, менә кайчан карасаң да, син энәдән-җептән киенгән, өс-башың, йөз-кыяфәтең каралган, моңа ничек ирешәсең?

- Без – һәрчак уч төбендәге кебек халык күз алдындагы сәнгать кешеләре, үз-үзебезне һәрвакыт карап, хәстәрләп, матур итеп йөрергә тиеш. Сәхнәгә чыкканда халык аяктан алып, башка тикле карап-күзәтеп утыра: нәрсә кигән, чалбары үтүкләнгәнме, ботинкасына тузан кунмаганмы, кремланганмы... Урамнан чәче, киеме матур кеше узып барса, күңелгә якын, шулай бит. Шуның өчен сәхнәгә чыкканда гына да түгел, тормышта да прическаларны да, төс-кыяфәтне дә карарга тырышам. Алдамый-хөлдәми генә шунысын да әйтәм, яшермим: аена өч-дүрт тапкыр салоннарга да йөреп алам. Төз гәүдә үзеңә дә рәхәт, кеше алдында да. Башкаларда булмаган кыйммәтле парфюм юнәтәм. Хушбуемны Гарәб Әмирлекләреннән кайтарттым. Киемнәрне максатчан юнәтәм, барлап торам. Лакланган ботинкалар яратам. Кеше арасында йөргәч, сәхнә кешесе булгач, бертөрлелек белән генә яшәп булмый.

-Нинди хыялларың бар?

-Кечкенә чакта альпинист, табиб, буласым килә иде. Самолетта очарга яратам. Сәяхәтче булып чит илләргә сәфәргә чыгасым, җырлыйсым килә!

-Табиблык хыялың тормышка ашкан дип сана, чөнки мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр - халыкның җанын дәвалаучылар. Бу эш теләсә кемнең кулыннан килми, Марат.

-Әйе, үземнең дә күңелнең төрле халәттәге чаклары була. Бер ел эчендә әниемне, аның кырыгы көнне абыемны, озак та тормыйча түтиемне югалтканым булды. Аллаһы Тәгалә беребезгә дә андый ачы кайгы-хәсрәтләр, борчу-мәшәкатьләр бирмәсен. Сагыш, сагынуны, уй-хисләремне ак  кәгазь битләренә төшерәм, җыр юлларына салам, сәхнәгә алып чыгам... Мәзәкләр сөйләп кеше күңелен күтәрергә яратам. Аллага шөкер: Мамадыш сәхнәсендә ике ел рәттән аншлаг белән сольный концерт биргәнем дә бар. Хәзер күбрәк белгәннәрне күбрәк башкаларга өйрәтәсем, сәхнәдә дәвамчыларны, шәкертләрне күрәсем килә. Халыктан, җырдан беркайчан да туймыйм. Алга таба да иҗатка хыянәт итмәскә иде...

Әңгәмәдәш – Алсу Спиридонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев