Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш урманчылары министр белән ярыштылар

Лубян бистәсендә “Урман чаңгы юллары – 2018“ ярышлары үткәрелде. “Мамадыш урман хуҗалыгы“ дәүләт бюджет учреждениесе директоры Раил Сәлахов анда 35 яшькә кадәргеләр төркемендә икенче урынны яулады.

Республика урман хуҗалыгы тармагы белән бәйле коллективлар арасындагы әлеге бәйге быел сигезенче тапкыр үткәрелгән һәм чаңгы юлларына Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, аның урынбасарлары, Кукмара районы башлыгы Сергей Димитров, Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов та басканнар. Мамадыш урманчылары бәйрәмгә волейбол командасы да әзерләп барганнар. Алар дүртенче урынны яулаган.

Раил Илдус улы “Мамадыш урман хуҗалыгы“нда директор булып күптән түгел генә эшли әле. Коллектив аның җитәкчелегендә, үз төркемендә, ахыргы урыннан беренче урынга күтәрелгән.  Алабуганың KASTAMONU предприятиесенә агач әзерләп чыгару буенча еллык планнарын ике айда ук утыз процентка үтәгәннәр. Былтыр товар җитештерү күләмнәрен, 2016нчы ел белән чагыштырганда, 166 процентка үтәүгә ирешкәннәр. Ә орлыклар хәзерләү заданиеләре, хәтта, өч тапкыр арттырып үтәлгән. “Үзебезнең уңышларга да, Лубяндагы матур үзгәрешләргә дә сөенеп кайттык. Узган ел көллият бинасына бик яхшы ремонт үткәргәннәр. Бистәдәге берничә урамга асфальт җәйгәннәр. Егермегә якын фатир җиткергәннәр“,–ди “Мамадыш урманчылыгы“ ДКУ директоры Әхәт Хәсәнов.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев