Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш татары илләргә тылмач

Дөньяның кайсы кыйтгасына гына сибелмәгән мамадышлылар! Газетабызның гасырлык юбилеен каршылаган көннәрдә без аларның шактые белән элемтәгә кердек, хәлләрен белештек, сәлам-котлауларын райондашларга җиткердек. Бүгенге әңгәмәдәшебез - Төркиядә сигез ел гомер кичерүче Алия Вәлиеваның да якташларга әйтер сүзләре күп җыелган.

- Алия Рифкатовна, бабаң – Миңлот Хөснетдиновның бәләкәй чакта сине машинасына утыртып, төгәл рәвештә сәнгать мәктәбенә йөрткәннәре хәтердә. “ВКонтакте“ социаль челтәрендәге фотоларыңны карап утырдым, бик чибәр һәм эшлекле кыз булып җитешкәнсең, сөбханалла. Ничегрәк яшәп ятасың чит җирләрдә, сагынмыйсыңмы?!

- Сагындыра... “Кызым! Коймак пеште, чәй дә әзер” сүзләренә уяну үзе бер бәхет. Ләкин моны еллар үткәч генә аңлап аласың шул. Әбиемнең тәмле коймаклары, сөтле чәй, бабаем җыйган бал – барысы да шундый тәмле. Эх, балачак! Нинди рәхәт вакыт. Еллар үткән саен шул вакытлар ешрак искә төшә.  Әле башлангыч мәктәптә укыган вакытта ук кайсыдыр китапта күреп алган Лев Толстойның сүзләре һаман да истә: “Сез ышанмассыз, Венецияда, Римда яки Неапольда яшәгәнче, мин Мамадышта яшәр идем!” Аның белән килешәм. Мамадыш ул - чыннан да, тылсымлы җир. Андагы тынычлыкны, минемчә, беркайда да табып булмастыр.  Истәлекле мизгелләр хәтердә еш яңара. Яшәгән җирнең табигатькә якын булуы бик мөһим нәрсә. Моны берничә ел ташлы мегаполиста яшәп алгач яхшырак анлыйсың. Мамадыштагы йортыбыз тау итәгендә генә. Кыш буе шунда чана шуып, җәйләрен җиләк җыеп, көтү көтә, ә көз көне гөмбә эзләргә чыга идек. Ә бакча дисән, анысы әллә нинди әкиятләрдәге бакчалар сыман. Нәрсә генә юк иде анда - алмагачлар, чияләр, караҗимеш, карлыган, крыжовник. Кайчакта бабаемның яр яныннан җыеп биргән кара бөрлегәне дә эләгә иде. Ә хәзер нинди генә җиләк - җимешләр юк, шул вакыттагы ул тәмнәрне инде табып булмый. Ә мунча? Төркиядә солтаннарның хамамнарына барсаң да, барыбер үзебезнең мунчадан чыгып мәтрүшкәле чәйләр эчкән кебек булмыйсың шул. Шундый байлык бит бу. Чагыштыруда барысы да күренә һәм аңлашыла.

- Төркиягә китүеңә 8нче ел. Бу еллар сине  нәрсәләргә өйрәтте, кемнәр белән очраштырды? Нинди уңышларга ирештең?

- Иң мөһиме бернинди шәһәрнең дә туган як белән чагыштырырлык түгел икәнен аңлатты. Мин күп кенә илләрдә булдым, ләкин һәрвакыт балачагым үткән шәһәрләр Мамадыш һәм Казан искә төшә. Кайда гына барсам да, һәрвакыт Татарстаннан килүемне, үземнең татар икәнемне ассызыклыйм, милләтебез һәм Республикабыз турында сөйлим. Беләсезме, дөнья шундый кечкенә бит ул! Имтиханнарны узып Төркиядәге университетка укырга кергәч, иң күп татарларның яшәгән шәһәренә барып эләгермен, дип уйламаган идем. Дүрт ел буе Искешәһәрдә яшәдем, күп кенә татар гаиләләре белән таныштым. Алар инде 18нче гасырда ук Рәсәйнең Ырынбур өлкәсеннән Төркиягә күченеп килгәннәр. Аңа карамастан телне һәм гореф-гадәтләрне саклап калганнар. Без алар белән һәр җәй саен диярлек Сабантуй бәйрәмен һәм башка чараларны да үткәрә идек. Күңелле еллар булды алар, гомерлек дуслар табылды. Бәлки шуңа күрәдер, анда үземне бер дә чит ил кешесе кебек хис итмәдем. 2013 елда төрки дөньяның “Евровидение”сы булган һәм беренче мәртәбә Искешәһәрдә уздырылган “Тюрквидение” җыр бәйгесендә Татарстан җырчысы Алинә Шәрипҗанова өчен җан атарга бардык. 2014 елының март аенда Татарстанның Төркиядәге Вәкаләтле Вәкиллеге тарафыннан уздырылган “Татар Кызы” бәйгесендә катнашып, “Ягымлы Кыз” титулын яуладым. Татарлар өчен чит илләрдә мондый мөмкинлекләр тудырылуы – күркәм күренеш.

- Тагын ниләр белән шөгыльләнергә яратасың?

- Сәяхәт итәргә, яңа җирләр күрергә, яңа кешеләр һәм аларның мәдәниятләре белән танышырга бик яратам. Шуңа күрә уку елларым буенча сәяхәт итәргә тырыштым. Төркиянең күп кенә шәһәрендә булдым, Америкада һәм Канар утрауларында стажировкалар үттем. Ярты елга Испаниягә китеп укуымны анда дәвам иттем. Европада булган вакытта Италия, Португалия, Франция, Германия, Швейцария һәм Чехиягә сәфәр кылдым. Гомумән 15тән артык илдә булырга өлгердем. Мин инде үземне дөнья ватандашы итеп саныйм.

- Гел сәяхәт итеп кенә яшәп булмыйдыр, кем булып эшлисең?

-Искешәһәрдә яшәгән вакытта Губернаторның телдән тәрҗемәчесе (тылмач) булып эшләдем, делегациялар белән төрле илләргә бардым. Истанбулга күчеп килгәч тәрҗемәче булып Рәсәй Консуллыгы белән бергә эшли башладым. Мин татар, урыс, инглиз, төрек һәм испан телләрендә камил сөйләшәм. Төрекләр “Бер тел – бер кеше” диләр. Димәк, күпме тел белсәң, шулкадәр бай буласың. Укуны бетергәч Истанбулга килеп Татарстанның Төркиядәге Вәкаләтле Вәкиллегендә 6 ай стажировка үттем. Монда да без студентлар һәм Төркиядә яшәүче татарлар өчен төрле чаралар уздыра идек. Сабантуйлар, КВНнар, Рамазан аенда ифтар мәҗлесләре, Габдулла Тукайның туган көнен котлау кичәсе һәм башкалар. Һәр елның гыйнвар аенда Истанбулда Халыкара Туристик Күргәзмәдә Татарстан стендын бизәп, матур милли күлмәкләребезне киеп Республикабызны танытырга бара, анда кунакларны чәк-чәкләр белән сыйлап, Ватаныбыз турында сөйли идек. Шуңа күрә кайда гына барсам да, күңел дә, тамыр да тарта һәм мин үземне гел татарлар янында табам. Истанбулга күченүгә бер ел тулгач укуымны дәвам итәргә булдым һәм халыкара мөнәсәбәтләр буенча магистратурага укырга кердем. 2014 елда Татарстанда ике елга бер үткәрелгән Бөтендөнья Татар Яшьләре Форумына кайттым. Төркиядәге һәм Татарстандагы чараларга һәрвакыт катнашырга тырышам. Әле декабрь аенда гына Татарстан республикасыннан читтә яшәүче яшь белгечләр форумында катнашыр өчен Казанга кайтып килдем. Истанбулда инде 4 ел яшим. Хәзерге вакытта нефтехимия өлкәсендә эшләүче бер фирмада Рәсәй һәм БДБ илләре җәмәгатьчелеге белән элемтәләр буенча эшлим. Иң кимендә елга бер тапкыр да булса туган якка кайтып якыннарымны һәм дусларымны күрергә тырышам. Татарстаным, Мамадышым һәрвакыт йөрәгемдә, күңелемдә! Район яңалыклары белән интернеттан танышып барырга тырышам, “Нокрта“ газетасының 100 еллыгы белән дә чын күңелдән котлыйм.

- Кызыклы, җанлы әңгәмәң өчен зур рәхмәт, эшеңдә иҗади  уңышлар, шәхси тормышыңда бәхет, бәрәкәт телибез.

Сергей Морозов очрашуы, Истанбул, 2017.

 Тюрквидение - 2013, Искешәһәр

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X