Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш шәһәрендәге дүртенче санлы мәктәп шаккаттырды

Газета-журналларга язылу чоры хат ташучылар өчен генә түгел, заманалар үзгәрү белән редакция коллективларына да имтихан чорына әверелеп бара. Элеккеге кебек елына бер генә түгел, ике бит.

Язылу чорында халык фикере белән кызыксынып, безнең иң якын дусларыбыз, олы таянычларыбыз булган хат ташучыларның хезмәтләрен дә яктырту максатыннан авылларга чыгабыз. Элеккеге кебек язылырга өндәп, “үтереп“ газетаны мактаган хат ташучылар белән сирәк очрашабыз. 

“ТАТМЕДИА” АҖнең “Мамадыш-информ” филиалы сезнең өчен бүләкләр уйнатачак. Моның өчен түбәндәге шартларның үтәлүе кирәк: коллективта кимендә 5 кеше эшләү; 7нче октябрьдән 7нче ноябрьгә чаклы район газеталарына 2020нче елның беренче яртыеллыгына тулы состав белән язылу; бүләк уйнату өчен квитанцияләрнең күчермәләре (аларны редакциягә алып килергә кирәк иде).

Шәһәребезнең Композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе, РОНО коллективы, 1нче санлы, 3нче санлы, 4нче санлы мәктәпләр квитанцияләрне тапшырып өлгерде инде. 

Аеруча 4нче санлы мәктәп мәктәп шаккаттырды. Һәм редакциябезнең махсус бүләгенә дә лаек булды.

УН БӘХЕТЛЕНЕ БҮЛӘКЛӘР КӨТӘЧӘК. 

СУПЕР БҮЛӘК – “НИКО+” ИГАНӘЧЕСЕННӘН!!! 

Ярты елга язылу бәясе – 762 сум. 
Почта бүлекчәләренә ашыгыгыз! Язылуны филиал ярдәме белән дә оештырырга мөмкин. 
Уйнату – 13нче ноябрь көнне 19.00 сәгатьтә җирле “Мамадыш ТВ” телевидениесенең туры эфирында. Сораулар белән 3-21-34 телефоны аша мөрәҗәгать итә аласыз.
 

Автор фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев