Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш шәһәрендә яшәүче Мөнирә Нәбиуллинадан Кабак бөккәне

Бу бөкәннәр кайнар килеш тә, суынгач та бик тәмле була. Ышанмасагыз, үзегез пешереп карагыз!

Камыр басу: башта ярты литр катыкка ярты чәй калагы сода салып сүндерәм. Аннан ярты стакан сыек май, бер чәй калагы  тоз, ике аш кашыгы шикәр комы, ике йомырка салып кушып, бик каты итмичә генә камыр басам да, аның өстенә табак каплап, эчлеген әзерләгән арада, ял итәргә куям. Кабакны әрчеп, чистартам. Кухня комбайны белән туратам. Комбайн булмаганда пычак белән ваклап турый идем. Иләккә салып, тәлинкәгә куям, чыккан суы шунда саркый. Бер кечерәк кабакка, бер стакан дөге бүрттереп кушам, 6-7 калак шикәр комы салып, яхшылап болгатам. Аннан шактый сыер мае өстим (монысын ничә грамм дип тә әйтә алмыйм, үземнең күз чамам белән башкарам, чөнки дөге дә, кабак та сыер маен бик ярата). Әйбәтләп эчлекне болгатам һәм бөккән ясыйм. Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев