Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш шәһәре үсешендә Дәүләт торак фондының роле зур

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды (ДТФ) оешуга 30нчы мартта 25 ел тула. Әлеге оешма эшләү дәверендә Мамадыш районында 60 күпфатирлы йорт төзелде, 120 мең квадрат метр торак кулланылышка тапшырылды.

Район башкарма комитетының торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлеге мөдире Инзил Сәләхетдинов сүзләренчә, Мамадыш төбәге ДТФ аша эшләп килә торган программаларда актив катнаша:

–Беренче чиратта социаль ипотека программасы буенча уңышларыбыз зур. Соңгы елларда 750 гаилә шушы программада катнашып үзләренең торак шартларын яхшырттылар. Илкүләм масштабта уздырылган авария хәлендәге торакларны юкка чыгару юнәлешендә дә бихисап эш башкарылды: 138 барак сүтелеп, бер меңнән артык кеше барлык уңайлыклары булган фатирларга күчерелде. Соңгы 2-3 елда “Арендалы торак” программасы бик актив эшләде. Аның буенча 4 күпфатирлы йорт төзелде, 120 гаилә өй туйларын билгеләп үттеләр. Ятим балаларны һәм күпбалалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү программалары буенча 25 күпбалалы гаиләгә һәм 100 дән артык ятим балага фатир ачкычлары тапшырылды. Форсаттан файдаланып, ДТФна барлык мамадышлылар исеменнән рәхмәт белдерәм һәм оешманы 25 еллык юбилейлары белән тәбрик итәм.

 

Николай Михайлов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев