Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш шоферлары барысы да “Тоннель“ аша үтәргә мәҗбүр

Районда 13-15нче сентябрьләрдә "Тоннель" операциясе бара. Әлеге чарага гаять җаваплы караган ЮХИДИ инспекторлары кичә кичтән бирле каршыларына очраган һәр транспорт чарасын туктатып, документларның тәртиптәме икәнлеген тикшерә, балалар иминлеген күздә тота, юллардагы иминлекне кайгырта. Алар кичә кичке 16.00-18.00 сәгатьләрдә шәһәребезнең Толстой тыкрыгында торганнар һәм шул ике сәгать эчендә 14 тәртип бозу...

Районда 13-15нче сентябрьләрдә "Тоннель" операциясе бара. Әлеге чарага гаять җаваплы караган ЮХИДИ инспекторлары кичә кичтән бирле каршыларына очраган һәр транспорт чарасын туктатып, документларның тәртиптәме икәнлеген тикшерә, балалар иминлеген күздә тота, юллардагы иминлекне кайгырта.
Алар кичә кичке 16.00-18.00 сәгатьләрдә шәһәребезнең Толстой тыкрыгында торганнар һәм шул ике сәгать эчендә 14 тәртип бозу очрагын ачыкларга өлгергәннәр. Бүген алар 6.00-8.00 сәгатьләрдә "Мамадыш" совхозы бистәсендәге ике күпер арасындагы борылышта "ауладылар".

- Урын бик уңайлы, шәһәрдән төшүче һәм Красная Горка ягыннан килүче машиналар беркая китә алмый, барысы да шушы тозак аша узарга мәҗбүр. Тоталь тикшерәбез. Менә бер сәгать эчендә 10 эш теркәдек: кайсы куркынычсызлык каешын эләктермәгән, кайсы баласын махсус кәнәфигә утыртып тормаган, руль артына салмыш килеш утыручылар да бар. Һәркайсына беркетмә төзелде, аларга карата тиешле җәза чаралары күреләчәк, - ди Россия Эчке эшләр бүлегенең Мамадыш районы буенча ЮХИДИенең пропаганда бүлеге инспекторы Рамил Шиһапов.

Бу көннәрдә шоферларга аеруча да уяу булу кирәк. Әлбәттә ул уяулыкны алдагы көннәрдә дә сакларга киңәш итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250