Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш шәфкать туташы Мәскәүне яулаган

Илебездә күптән түгел генә билгеләп үтелгән Халыкара шәфкать туташлары көне уңаеннан, мәкалә язу өчен район үзәк хастаханәсендә безгә иң яхшысы дип Гөлсинә Мөхлис кызы Гәрәева кандидатурасын тәкъдим иттеләр.

 

 Хыялга тугрылык

Узган ел  “Урта медицина һәм фармацевтика белеме булган иң яхшы белгеч“ Бөтенроссия конкурсында катнашып, республика этабында беренче урынны яулаган. Ә Россиядә, РФнең 56 субъектыннан килгән 331 конкурс эше арасында  “Иң яхшы участок шәфкать туташы“ номинациясендә аныкы икенче урынга лаек булган! (8нче апрельдә Мәскәүгә бүләкләү тантанасына чакырганнар, тик коронавирус аркасында бу күңелле тантана әлегә кичектерелгән). Быел эшләрен җыеп тагын республика “Ак чәчәкләр“ конкурсына юллаганнар. Горурланырлык шул!  Таныш исем-фамилияне ишетү йөрәгемә сары май булып ятты, чөнки Гөлсинә – минем сыйныфташым. Урта Кирмән урта мәктәбендә укыганда ук Арташ кызының медицинаны сайлыйсын белә идек. “Безнең авыл фельдшеры Рузилә Әхәтовна, ак халатын кигәч, фәрештәләргә ошаган. Күпме авыруларны терелтә бит ул. Пункттагы чәчәкләргә, чисталыкка, пөхтәлеккә сокланып туймыйм“, - дигән иншасын мәктәптә үк укыган бар. Кечкенә чактагы хыялына гомер буе тугры калды Гөлсинә. Алабуга медицина училищесында фельдшер белгечлеге алып, туган якка кайтты. Хәсәнша ФАПында эшчәнлеген башлап җибәрде. Авылдашы Нурисламга кияүгә чыгып, матур гаилә корды. 1984нче елның августыннан бирле район үзәк хастаханәсендә армый-талмый хезмәт куя. Югары квалификация категорияле шәфкать туташы бүгенге көндә сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен район үзәк хастаханәсенең, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары,  Р Ф Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Осталар остазы

  • Гөлсинә Мөхлисовна белән 1987нче елда эшли башладык һәм бер кабинетта чирек гасыр дәвамында 2012нче елга кадәр бергә хезмәт куйдык. Бер-беребезне карашларыбыздан ук аңларга өйрәндек. Ул минем өчен хезмәттәш кенә түгел, ә чын иптәш, сердәш. Тырыш, сабыр, тыйнак, ярдәмчел, тормышчан, кызыксынучан кыз, үз эшенең остасы. Теләсә кайсы пациент белән уртак тел таба. Үз эшен мөстәкыйль оештыра белә. Гадәттән тыш хәлләрдә аек акыл һәм салкын канлылык белән дөрес карарларны тиз кабул итә. Әгәр дә эш мәнфәгатьләре таләп итсә, шәхси вакытын да корбан итәргә сәләтле. Шундый искиткеч кеше һәм менә дигән хезмәткәр белән бергә эшләргә туры килүенә мин бик шат, - дип сөйли язмабыз герое турында  күренекле табиб Рәсимә Хөснуллина. Хәзерге вакытта Гөлсинә гомуми практика табибы Исмәгыйль Хөснуллин кулы астында эшли. Шәһәребездәге икенче санлы участок үз эченә 1780 кешене ала. Шәфкать туташы һәр пациентын танып белә, якын күрә, һәркайсының йортында булганы бар, чөнки 36 еллык хезмәт стажы дәверендә алар белән төрле шартларда очрашырга туры килде. Кемгә укол саласы, кемнең ярасын бәйлисе, кемгә профилактик аңлату эшләре алып барасы, кемне диспансеризациягә чакырасы... Сүз дә юк, шәфкать туташларының эше гаять күпкырлы. Гөлсинә Гәрәева үзенең фидакарь хезмәт юлы белән күпләргә үрнәк.

“Мин булмасам, кем?!“

Бервакыт “Мамадыш“ совхозы бистәсендәге күп катлы йорт яныннан узып барам, Гөлсинә, берничә кеше белән клумбаларга чәчәк утыртып маташа. Берничә ел үзе яшәгән “Сәйдәшев – 17“ торак милекчеләре ширкәтенең җитәкчесе булды ул. Бу четерекле эшкә алынучылар сирәк, шуңа күрә сорап куйдым: “Булдырып буламы?!“ “Уртак йортта кемдер җаваплылыкны тәвәккәлләп үз өстенә алырга тиеш иде бит. Күз курка, кул эшли. Адәм баласы булдыра алмастай эшләр юк.  Планнар күп. Менә тиздән ишегалды бәйрәме үткәрәбез“, - дип җавап биргән иде ул. Хәзер инде Гәрәевлар үз шәхси йортларын салып чыктылар. Күршедә генә гаиләсе белән улы яши. Илназ, Алабуга дәүләт педагогия университетын тәмамлап, академик  К. А. Вәлиев исемендәге икенче санлы лицейда тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. Килене Фирүзә - “Азбука сыра“ АҖенең “Мамадыш заводы“ филиалында лаборант. Зәлия белән Кәримне үстерәләр.  Гөлсинә - кайгыртучан әби, яхшы хатын, оста хуҗабикә.  Җәмәгать эше белән дә шөгыльләнүен дәвам итә. Ул һаман шәһәребездәге ТОСның иң актив әгъзаларының берсе. “Төрле эшләр башкарабыз, халыктан үзара салым акчасын җыю белән шөгыльләнгәндә төрле фикерләр ишетергә туры килә. Үзем өчен җыймыйм, шәһәребезнең чәчәк атуына өлеш кертәбез!  Шулкадәр яратам гүзәл Мамадышыбызны, Арташымны, аның күркәм кешеләрен, ак халатымны!  Беләсеңме, һөнәрне яңадан сайларга туры килсә, ике дә уйламыйча шәфкать туташы булыр идем. Мәктәпне тәмамлаучы яшь кызларга да гел шулай дип киңәш бирәм. Хатын-кыз өчен менә дигән һөнәр! Үзеңә дә, гаиләңә дә, башка кешеләргә дә иң файдалысы! Сәламәтлектән дә кыйммәтрәк нәрсә юк! Барыбыз да исән-сау булыйк, һәр туган көннең, бер-беребезнең кадерен белеп, матур гомерләр кичерик!“ – диде ул. Амин!

Алсу Спиридонова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев