Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш шагыйрәсе Гөлнур Васыйлованың алтынчы китабы ни турында

Досье: Кайда, кайчан туган: 11.08.1963. Түбән Ушма авылы. Кайда, кем булып эшли: Алабуга культура-агарту училищесын тәмамлап, төрле елларда Түбән Ушма һәм Красная Горка авылы мәдәният йортларының сәнгать, 2009нчы елдан район мәдәният йорты автоклубы җитәкчесе. “Кышкы чия“ фольклор ансамблен оештыручы. “Агымсу“ әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы, җырчы, театр артисты, шагыйрә, биш китап авторы. Бүләкләре: ТР Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен“ күкрәк билгесе, Шәйхи Маннур исемендәге премиясе, төрле дәрәҗәдәге күпләгән мактау грамоталары.

-Гөлнур ханым, яңа китап чыгарырга йөрисең икән. Иҗат итү авырмы, китап чыгарумы? Аны ничек таратасың?

-Әйе, Аллага тапшырып, алтынчы китабым - “Өрфия шарф“ны нәшриятка илттем. Иҗат итүне авыр дип тә, җиңел дип тә әйтә алмыйм, кайвакытта шигырьләр, мәкаләләр, язмалар үзеннән-үзе тамчы кебек килә дә төшә. Акча эзләп, китап чыгару  җиңел эш түгел. Аны сата алмыйм, ояламмы шунда, бүләккә рәхәтләнеп таратам, очрашуларга алып барам. Менә хәзер авылларда “Йолдызлар яңгыры“, “Балкыш“ фестивальләре  бара, авыл китапханәләренә калдырам.

-Шигырьләреңнең җырга әверелгәнен ишеткәч, ниндирәк хисләр кичерәсең?

-Шигырьләремә 24 көй язылды, шулкадәр җырым бар дип әйтә алам. Александр Штейнгауэр белән бергә иҗат иткән “Татарстаным“ җыры белән былтыр шәһәр көнендә композиция ачылып китте. Шул көйне ишетүгә, йөрәгем җилкенеп, икенче якка барырга кирәк булса да, аягым шунда таба чапты, күңел алгысыды. Иҗатташ дусларым белән бергә эшем барганга, яңа җырлар туганга, алар бөтен Татарстанда яңгыраганга сөенеп бетә алмыйм.

-Бу юлысы #әдәбимарафонда бигрәк актив катнаштың, Вконтакте битеңдәге яңа җырларыңны тыңлап рәхәтләндек. Әлеге проекттан, иҗат җимешләреңне социаль челтәрләргә элүдән ни кызык табасың?

-#Әдәбимарафонда икенче тапкыр катнаштым, нигә элегрәк күрмәдем икән шуны?! Кешелекне, шәхесне, аның күркәм гадәтләрен тәрбияләүче, туган телгә мәхәббәт уятучы, татар телен яңа биеклеккә күтәрүче искиткеч проект бу. Элек үлә-бетә китап укый, андагы геройларга карап үзебезне тәрбияли идек. Хәзер онытылган бит ул матур гадәт. Мамадыш районыннан марафонда бу юлысы 50дән артык кеше катнашты, күбрәк тартылсыннар иде. Минем татар класслары белән нәкъ шундый конкурс үткәрү хыялым да бар. Замана техникасы серләренә төшенү, аның белән эш итү миңа, чыннан да, кызык. Социаль челтәрләр аша аудитория күңеленә бик тиз барып җитеп була.

-Мәдәният - күп хезмәт, вакыт, оештыру сорый торган эш урыны. Ялыктырмыймы? Иҗат белән генә шөгыльләнәсең килмиме?

-Гомеремне мәдәнияткә багышлаган кеше буларак, ул күңелемә бик якын, төрлесен күрдек. Хәзер инде яңача, замана белән бер аяктан атлыйбыз. Мин дә яшьләрдән калышмаска тырышам. Алга таба яшәргә язса, эштән туктагач, гел иҗатка бирелермен әле.

-Үзең оештырган “Кышкы чия“ ансамбле турында ниләр әйтәсең?

-“Кышкы чия“ 2006нчы елда “Кайгырту“ социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә ял итәргә килгән татар әбиләре белән туды. Хәния Фәрхинең шул исемдәге җыры чыккан гына вакыт иде. Үзләренең йөриселәре, җырлыйсылары килә. Фестиваль-конкурсларга гел катнашып торабыз. Узган ел хәтта Казанда үткән Worldskills бәйгесендә чит ил кунакларын каршы алуга барып, чыгыш ясап, күңелләребез булып кайттык. Утны-суны кичкән, зур сәхнәләр тоткан ансамбль бу, әбиләребез - бер дигән! Күңелләрдә дәрт-дәрман бетмәсен, фольклорны халыкка түкми-чәчми җиткерүне дәвам итик.

-Өч баланы үзең генә аякка бастырдың. Балалар кайтамы?

-Аллаһы Тәгалә миңа шундый язмыш язгандыр, балаларыңны үзең генә үстер, тәрбия кыл, дигәндер. Тормышта хыянәтне күрергә туры килде, ләкин барысын да кичердем, сабыр иттем. Бүгенге көнем өчен шат, язмышыма рәхмәтле, риза. Өч балам да үзбашка яшиләр, үз көннәрен үзләре күрәләр. Ярдәм сорамаска тырышам, ләкин алар үз күңелләре белән миңа булышалар, мине дүрт оныклы әби иттеләр. Кайвакытта өелешеп кайтып керәләр, өйдә урын да булмый.

-Машинада руль артында йөрисең, хатын-кыз шоферларны юлда бик кыертсытмыйлармы?

-2005нче елда права алган идем, башка хатын-кызлар шикелле сандыкта күп еллар сакладым. Юлда төрле кеше бар: алдымнан кистереп үтеп киткәне дә, син гаепле булганда да, авызын ерып, башын кагып узучылар да, туктап ярдәм итүчеләр дә. Сак булыйк, юл йөрү кагыйдәләрен үтик, бер-беребезне хөрмәт итик. Юлда да, тормышта да.

-Тамашачыларыңа, китапларыңны укучыларга теләкләрең нинди?

-Тамашачы үзенең яраткан җырчысына, театрына килсен, яраткан язучыларына сорауларын бирсен иде. Кеше ничектер башка төрлерәк хәзер, бүтәннәр алдында сорау бирергә куркамы, ояламы, күбрәк эндәшмичә кала. Балачакта әнием: “Бар, йөгер, монысы - Маһирә апаңа!“, - дип, күршегә коймак керттереп җибәрә иде. Хәзер үземнең күршеләрем шундый. Бер-беребезне кайгыртып, һәрчак барлап торабыз. Халыкчан, игелекле, тәвәккәл, гади, сабыр, хисчән булыйк. Уен-көлкене дә белик. Дөньяның матурлыгын күрик. Барысын да аңлап, хәлгә керә белүчеләр белән эш итү дә, яшәве дә рәхәт. Проблемаларны уртага салып сөйләшеп, киңәшләшеп эшләүгә, аралашып, ярдәмләшеп, дус яшәүгә ни җитә! Яңа китабым да шул хакта.

Әңгәмәдәш – Алсу Спиридонова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев