Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш районында сукбай этләрне аулау бара

Төбәгебез территориясендә сукбай хайваннар санын киметү буенча чаралар дәвам итә. Бүген Казан шәһәренең “Зооцентр” ҖЧҖ белгечләре Шәдче авыл җирлеге территориясендә эшләде.

Әлеге чараларның төп максаты булып эпидемияләр, эпизоотияләр һәм йогышлы авырулар таралуга бәйле башка хәлләрне кисәтү тора.

–Хуҗасыз этләр темасы безнең җирлектә дә актуаль булып килде. Аларның кайберләре кыргыйлана башлаган. Ә бу үз чиратында куркыныч тудыра. Бигрәк тә, балалар, өлкәннәр зыян күрергә мөмкин. Бәхеткә, әлегә безнең төбәктә бу юнәлештә күңелсез хәлләр булганы юк. Була күрмәсен инде. Шул максаттан, “Зооцентр” ҖЧҖнә гариза бирдек, – дип сөйләде Шәдче авыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыков.

Сукбай этләрне махсус укол ярдәмендә йоклатып тотып алалар. Укол хайванның организмына пластик торбадан җибәрелгән шприц ярдәмендә кертелә. Берничә минуттан этләр хәлсезләнә башлый һәм 1,5-2 сәгатькә йокыга китәләр. Шуннан соң, этләрне агач әрҗәләргә ябалар һәм Казан шәһәренә “Зооцентр” ҖЧҖнә илтеп тапшыралар. Шул рәвешле бүген Шәдче төбәгендә 11 сукбай эт тотып алынды. Кичә әлеге җәмгыять хезмәткәрләре Мамадыш шәһәреннән 12 хуҗасыз этне алып киткәннәр иде. Исегезгә төшерәбез, хайваннар аеруча күп булган проблемалы урыннар турында җирле хакимият органнарына хәбәр итәргә кирәк.

Ауланган сукбай этләрне махсус приютларда стерильләштереп, кирәк булган очракта дәвалап, янәдән иреккә җибәрү күздә тотыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев