Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш районында адреслар тәртиптә булсын

Вакыт алга таба бара. Быел Россия тарихында уникенче тапкыр халык санын алу узачагы турында инде күпләребез хәбәрдар. Мамадыш районы буенча дәүләт статистикасы бүлегенең әйдәүче белгече-эксперты Фазилә Хәбибуллина шушы мәсьәләгә кагылган сорауларыбызга җавап бирә.

 

 

- Фазилә Гаязовна, газета укучыларыбызны әлеге өлкәдәге яңалыклар белән узган ел азагында инде бер таныштырган идек, халык өчен тагын нинди мөһим хәбәрләрегез бар?

- Районда Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек дәвам итә.  Бүгенге  әлеге мөһим кампанияне  үткәрүнең оештыру планын килештерү буенча эш алып барыла.  Ул муниципаль район территориясен хисап һәм исәпкә алу участокларына бүлүне, исәпкә алу персоналына ихтыяҗны, исәпкә алу һәм стационар участокларны урнаштыру өчен бүлмәләр санын билгеләүне һәм исәпкә алу персоналын укыту планын эшләүне үз эченә ала.

- Бу эш белән турыдан-туры кемнәр шөгыльләнәчәк?

-Беренчел мәгълүматларга караганда, районда халык санын алуга 100 дән артык кешене җәлеп итү планлаштырыла. Эшкә 18 яше тулган,  хөкем ителмәгән, аралашучан һәм компьютерда эшләү күнекмәләре булган Россия гражданнар кабул ителәчәк. Аларның һәркайсына 550 гә якын кеше исәпкә аласы бар. Исәпкә алучыларны  эшкә өйрәтәчәкләр, “ВПН-2020“ логотибы төшерелгән махсус киемнәр бирәчәкләр.

- Тагын ниндирәк юнәлештә эшләр бара?

- Шулай ук санлы картографик нигезне әзерләү буенча эш алып барыла. Алга таба ул сан алучының планшет компьютерына йөкләнәчәк. Санлы картада тиешле хисап участогы адреслары исемлегендәге барлык объектлар да булачак. Бу исәпкә алучыга йортларның географик урнашуын төгәлрәк билгеләргә һәм исәпкә алу  буенча аның нәтиҗәләрен илнең санлы картасына бәйләргә мөмкинлек бирәчәк.

- Борчыган проблемалар тагын бармы?

-“Җанисәп - 2020“гә әзерлек чорының тагын бер беренчел бурычы -  хуҗалыклар адресында тәртип урнаштыру. Сүз урамнар күрсәткечләре, йорт номерлары, подъездлардагы фатир номерлары булдыру турында бара. Район территориясендә теркәүчеләр (регистраторлар) эшенә анализ ясаганда, барлык йортларда да номер билгеләре булмавы, шулай ук урам исемнәре язылган күрсәткечләр юклыгы ачыкланды. Шуңа бәйле рәвештә район торак пунктларында адреслы хуҗалык буенча ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар планы эшләнде. Бу юнәлештә эшләр 2020нче елның 1нче сентябренә кадәр тәмамланырга тиеш.

 - Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Без газетабыз битләрендә бу темага тагын-тагын әйләнеп кайтырбыз әле.

Әңгәмәдәш – Алсу Спиридонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев