Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш районы Түбән Яке авылы район газетасын ярата

Тирә-юньдә: “Авыллар бетә, авылда тормышның кызыгы калмады”, – дигән сүзләр ишетелгәндә, “Килегез әле Түбән Яке авылына, күрегез әле ничек күркәм итеп яши беләләр!” – диясем килә.

Түбән Яке элемтә бүлекчәсенә килүебез булды безне Зөмәрия Ризванова ачык йөз белән каршы алды. “Почтаның үзенә дә күп кеше эш-йомыш белән килә. Үзем дә “Нократ” газетасына яздырам”, –  ди элемтә җитәкчесе.

Шулай бергәләп тырышып хат ташучы килгәнче ике “Нократ” газетасы рәсмиләштердек. Шул вакыт эчендә хат ташучы Сәлимә Сабирова килеп җитте. Өчәүләшеп  Түбән Яке урамнары буйлап киттек. Безнең миссия "Нократ" газетасына яздырырга кирәк. Сәлимә, газета-журналларны яратып укучыларны яхшы белә, алар белән күрешеп-аралашып яши. Хезмәтен дә жәлләми – квитанцияләрен тутыра, аннан газета-журналын да язылучының өенә вакытында китерә. Барысы белән шәхсән күрешә, сөйләшә, авыл Советы, мәктәп-учреждениеләрдәге эшләүчеләр дә тыгыз элемтәдә тора. Түбән Яке авылын бик яратам мин, анда җибәрсәләр шатланып риза булам, чөнки кайсы йортка кермә, башка авыллардагы кебек хуҗалар кире борып чыгармыйлар. Бик үзенчәлекле, ачык күңелле кешеләр яши биредә. Уңган, булган Түбән Яке авылы халкының тырыш хезмәт нәтиҗәсе булып аякка баскан иман йорты кукыраеп утыра. Гомерле булып, ишекләре һәркемгә ачык булсын. 

Кемгә генә кермә, әйләнеп чыгып булмый, бүлмәләр арасында адашасың, барлык уңайлыклары да өй эчендә. Барына да өлгерәләр! Эшләргә дә, ял итәргә дә, рухи азык тупларга да! Бер-берсен мактап куярга да онытмыйлар. 

Хөршидә апа Искәндәрова редакциябезгә үзе бәйләгән роза чәчәге дә бүләк итте.  Рәхмәт Сезгә түбәнякелеләр, Хөршидә апа!
Сәлимә Сабирова: “Газета-журналларны, акчаларны аралап бетергәнче сәгать көндезге бер булла“, –ди. Аннары боларның барысын да сумкага тутырасы һәм икенче кулыңа сатарга тиеш булган товарларны кыстырасы… Җәяү йөрүне кушсак, авылны әйләнеп, эшне төгәлләр өчен кимендә 4-5 сәгать вакыт үтә. Юл акчаларын, пенсия тарату турында әйтергә дә кирәкмидер. Чөнки бу вакытта хат ташучының һәр кешегә кереп, акча бирер өчен бер көне дә җитмәс. Һәм барлык башкарылган эш өчен почта хезмәткәрләре күпме акча ала дип уйлыйсыз? Әлбәттә, күп. Аларның хезмәт хаклары “почти” биш мең арасында тибрәлә.

Редакция хезмәткәрләре элемтә бүлеге җитәкчесе Зөмәрия Ризвановага, хат ташучылар Дегетледән Елена Габорга, Югары Якедән Тәнзилә Гатауллинага, Түбән Якедән Сәлимә Сабировага зур рәхмәтле.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев